news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина энесен 1 айга армиягә озаткан: «Елап беттек»

news_top
Зәринә Хәсәншина энесен 1 айга армиягә озаткан: «Елап беттек»

Җырчы Зәринә Хәсәншинаның энесен кыска вакытлы армия хезмәтенә җибәргәннәр.

«Рәзилне 1 айга армиягә озаттык бүген. Укыган җиреннән шулай җибәрәләр. Чүт соңга калмадык, ярый әле өлгердек. Елап беттек», – дип яза ул сторисларында.

Зәринә Хәсәншина әнисенең Рәзил белән телефоннан сөйләшергә тырышуын да төшереп алган. «Номерың шушымы әллә хәзер, улым? Сиңа шалтыратырга ярыймы соң, үзең генә шалтырата аласыңмы? Өзелде, тотмый», – дип борчыла Фәнисә апа.

«Сугышка балаларын, ирләрен җибәргән кешеләрнең хәле мең тапкырга авыррак икәнен аңладык», – дигән Зәринә Хәсәншина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар