Татар эстрадасында «Кайчан кияүгә чыгасың?» соравы иң еш бирелә торган җырчы тиздән бу сорауга җавап бирер кебек тоела. Ул – Зәринә Хәсәншина.
Соңгы интервьюларның берсендә ул «Йөргән егетең бармы?» дигән сорауга «бар» дип җавап биргән иде.
Зәринә Хәсәншина очрашып йөри торган егете турында әйткән
Бу көннәрдә җырчы Санкт-Петербургта ял итте. Һәм «анда кем белән ял итә икән» дип кызыксынучыларга олпат гәүдәле берәүгә сыенган видеосын күрсәтте. «Хыялланыгыз! Хыяллар чынга аша!» – дип язган ул һәм видеоны Мария Чайковскаяның «Красота» җырына салган.
«В мире, где ты и я
Есть лишь море
И это небо,
Высота
В мире, где ты и я...»
Артистның тормышы белән кызыксынучы, кияүгә чыгуны озакка сузуына ишарә ясап, «бу видео «пилмән ясарга өйрәнгәч» дип атала» дип шаярткан.