Зәринә Хәсәншина бик тә уңайсыз хәлдә калган: «Шул оятны кая куярга белмәгәннән...»
Зәринә Хәсәншина күренекле татар шагыйре Мөдәррис Әгъләмнең тууына 80 ел тулуга багышланган шигъри-музыкаль кичәдә бик тә уңайсыз хәлдә калган – җырының сүзләрен оныткан. Бу хакта ул үзенең сторисларында язды.
«Сәхнәдә берәр җаваплы чарада сүзләрне, я булмаса башка нәрсәне онытканыгыз бармы? Ул вакытта җир тишегенә кереп китәрдәй буласың, әйеме?
Мөдәррис Әгъләмов сүзләренә язылган «Серле йөрәк»не төнлә уятып җырлатсалар да, автомат рәвештә башкарам. Ләкин кичә чыгып бастым һәм… бер сүзен дә искә төшерә алмадым.
Беләсезме, мин бик еш төшемдә сәхнәгә чыгып басып, бер белмәгән җырны башкарам. Сүзләрен үзем уйлап табып. Кичә менә нәкъ шулай булды. Ләкин чынлыкта. Ахыр чиктә: «Бу җирендә кул чабасы», – дидем инде, фантазиям беткәч.
Шул оятны кая куярга белмәгәннән, концерт күлмәкләремне сатарга куям. Чынлап әйтәм!» – дигән Зәринә.
