
Блогер Олеся Лесная җырчы Зәринә Хәсәншина белән әңгәмә корган:
– Синең үсешеңә нәрсә комачаулый дип уйлыйсың?
– Күп нәрсә комачаулый дип уйлыйм. Беренче чиратта, үземә карата принципларым. Гадел, матур, тәти юл белән генә барып булмасмы, дигән идем. Юк, барып чыкмый әле. Хәзер шуңа инанып, «ски»ларны да кертә башладык. Аннан соң – хит булмау. Белем белән генә ерак китеп булмавын син дә, мин дә яхшы аңлыйбыз.
– Әти-әниләрең хәзер дә булышамы?
– Юк, матди ярдәм алмый башлаганыма ничә еллар инде…
– Сиңа, үгез сатып, клип ясап бирмиләрмени?
– Кызганычка, юк. Әмма ялганлыйм – беренче клибымны әти түләде, 80 мең сумлык клип иде.
– Концертларыңны карагач, әниең тәнкыйть сүзләре әйтәме?
– Алай юк. Үз концертларымны алып барганда, мин сөйлим дә, җырлыйм да бит инде. Шунда «менә шулай дигәндәй» кебек «паразит» сүзләрдән котылырга кирәклеген әйтә. Ә болай сценарий, күлмәкләр буенча берни әйтми.
– Татар эстрадасында кем белән дуэт җырламас идең?
– Мисал өчен, Илгәрәй, Илнат белән. Тавыш мөмкинлекләре аз гына булса да туры килергә тиеш, дип саныйм.
– Илдус Садыйков белән дуэтың бар. Хатыны көнләшмиме?
– Көнләшми. Бу хакта мин әйтмәдем, Илдус. Монда беләләр инде.
– Синең бер дә кыска күлмәкләрең юк...
– Мин элегрәк кысканы кия идем. Халык та яратмый бит кысканы. Минем үземә дә сәхнәдә кыска итәктән басып торсалар – ошамый. Бәлки, минем комплекс та бардыр, ябыккач, кия дә башлармын...