Зәринә Хәсәншинаның ачык изүле күлмәкләре турында социаль челтәрдәге сәхифәләрдә фикер алышалар икән. Җырчы бу хакта белми дә калган, бу турыда аңа алып баручы Айваз Садыйров хәбәр иткән.
«Күкрәге ачык түгел күлмәкләрем дә бар минем. Айваз әйтә, теге көнне мин күлмәгеңдәге «вырезны» күрмәдем дә, кеше язып тутырды «шундыйны кияләрмени» дип, ди. Мин тегендиен дә, мондыен да киям. Үзегез чыга алмаган кысаларга мине дә кертергә тырышмагыз әле», – дип җавап биргән телетапшыруга ябык изүле күлмәк киеп килгән җырчы.