Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Гыйльметдинова: «Милләтебезнең үткәне һәм киләчәге өчен борчылып яшим!»

«Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының республика фестиваленең «Татар матбугаты» юнәлешендә катнашучылар үзләре белән таныштыра. Азалия Мифтахованың Зәринә Гыйльметдинова белән интервьюсын укыгыз.

news_top_970_100
Зәринә Гыйльметдинова: «Милләтебезнең үткәне һәм киләчәге өчен борчылып яшим!»
Азалия Мифтахова (сулда) һәм Зәринә Гыйльметдинова (уңда)

Күптән түгел Чаллы шәһәрендә ««Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» исеме астында бик матур чара үткәрелде. Әлеге кичәдә Шәүкәт Галиев премиясенә лаек булган яшь хәбәрчеләрнең исемнәре дә билгеле булды. Алар арасында Арча районы кызы Зәринә Гыйльметдинова да бар. Бүгенге әңгәмәдә Зәринәнең мавыгулары, татар теленә һәм татар милләтенә карашы турында күбрәк белербез.

Зәринә, журналистика белән инде күптән мавыгасыңмы?

2023 елның сентябрь аенда мин «АрчаНур» балалар телестудиясенең Зарипова Зөлфирә Мәннәп кызы җитәкчелегендәге түгәрәккә йөри башладым. Бүгенге көндә дә анда бик теләп һәм кызыксынып шөгыльләнәм. Аеруча бер җылы мохит хөкем сөргәнгә, яратам да инде мин аны. Кешеләре дә җылы, ихлас. 2023 елның октябрь аенда исә «Көмеш кыңгырау» газетасының даими хәбәрчеләре рәтенә бастым. Баш мөхәрриребез Айсылу апа Сәлимова мине бик җылы итеп каршы алды. Ярты ел эчендә әлеге газетада минем 12-13 мәкаләм дөнья күргән. Моннан тыш, үзебезнең «Арча хәбәрләре» исеме астында чыгып килүче район газетасына да язгалыйм.

«Көмеш Кыңгырау»да басылып чыккан кайсы язмаларың укучылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителде дип уйлыйсың?

«Гаилә – җылы учак» исемле язмам аеруча җылы кабул ителгәндер. Чөнки Россия Президенты карары нигезендә, 2024 ел Россиядә «Гаилә елы» дип игълан ителде. Шуңа да үрнәк, бердәм, тату гаиләләргә бу елда аеруча зур игътибар бирелә. Язмамда күрсәтелгән гаилә кыйммәтләре, гаиләдәге тату мөнәсәбәтләр кемгә дә булса уңай этәргеч бирми калмас дип уйлыйм.

Күбрәк кайсы жанрларда иҗат итәргә яратасың?

Үземне мәкалә, эссе, әкият, интервью, шигырь һәм хикәя жанрларында сынап караганым бар. Шулай да мәкалә һәм интервью жанрларында ешрак иҗат итәм, чөнки алар минем күңел дөньямны ачып бирергә ярдәм итә.

Кайсы шәхесләрдән интервью алырга өлгердең әле?

Күңелемә иң якыннары – волейбол уйнарга яратучы кыз Әдилә Гыйльметдинова һәм каләм тибрәтүдән үзенә тәм һәм ямь табучы Азалия Мифтахова белән интервьюлар.

Шәүкәт Галиев исемендәге премиягә лаек булырмын дип уйлаган идеңме?

Дөресен генә әйткәндә, башымда андый фикер бөтенләй юк иде. Көннәрнең берендә Айсылу апа Сәлимова «Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» чарасына чакырып язды. Озак уйлап тормадым, күңел ачып, концерт номерлары карап, бүләкләр алып кайтырмын дип, барырга карар кылдым. 17 апрель көнне, ерак араларны якын итеп, Арчадан Чаллы шәһәренә юл тоттык. Килдек, төрле номинацияләрдә яшь язучыларны тәбрикләү мизгелләре башланды. Мәкаләләр белән бәйле номинация яңгырады. Янымда утырган әтиемә: «Телефоныңны ал, фото-видеога төшер, мин бит күбрәк мәкаләләр язам, хәзер чыгармын ахрысы!» – дидем. Булмады. Көттем, көттем, аерым номинацияләр тәмамланды. Шәүкәт Галиев исемендәге премиягә лаек булган язучыларны тәбрикләү мизгелен игълан иттеләр. Мин дә әлеге исемгә ия булырмын дип уйламаган да идем, әле генә яза башладым бит «Көмеш кыңгырау»га! Өч лауреат иясен чакырдылар. Дүртенчесе мин булып куймыйммы шунда?! Ул мизгелдә кичергән хисләрне аңлатып бетерерлек түгел иде. Үзем калтырыйм, үзем горурланам. Кыскасы, мин бик канәгать калдым!

Журналистикадан кала, тагын нәрсәләр белән мавыгасың?

1нче сыйныфтан башлап, бүгенге көнгә кадәр шашка түгәрәгенә йөрим, ярышларда катнашып, призлы урыннар яулыйм. Әле чемпион титулына да ия булганым бар. Башлангыч сыйныфларда бию, җыр һәм рәсем ясау белән дә мавыга башладым. Бүгенге көндә җырламыйм инде, тик әле дә биим һәм рәсем ясыйм. Чигү һәм тегү белән дә кызыксынганым булды. Тик хәзер инде ул шөгыльләремне туктатып тордым, ныклап торып имтиханнарга әзерләнәм. Тик чараларда чыгыш ясарга кушсалар, рәхәтләнеп ризалашам!

9нчы сыйныфны тәмамлагач, юлыңны ничек дәвам итәргә телисең?

Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып чыгып, кулыма аттестат алырга иде исәп. Аннары инде Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогик көллиятенә керергә уйлыйм. Бәлки, 10-11нче сыйныфны тәмамлап, Казан дәүләт университетына тартылырмын. Әлегә төгәл әйтә алмыйм, бары тик имтиханнарымны яхшы билгеләргә тапшыру турында гына хыялланам.

Син татарлыкны ничек аңлыйсың?

— Татарлык ул – татар милләтенә хас сыйфатларны, татар милли мәдәниятенең үзенчәлекләрен үзеңдә туплау, саф татар телендә аралашу.

Милли рухлы чын татар кызы булу нәрсә ул?

Әлеге дәрәҗәм белән мин бик горурланам. Мин – чын татар гаиләсендә үскән кыз. Барлык дусларым, туганнарым, якыннарым да саф татарча сөйләшә. Татар милләтен бик яратам, үз итәм, аның үткәне һәм киләчәге өчен кайгырып яшим.

Телебезне саклап калыр өчен, шәхсән үзең ниләр эшлисең?

Якын тирәдәге кешеләр белән бары тик татарча гына сөйләшергә тырышам. Үземнең сүзлек составымны үстерү өстендә эшлим. Мәсәлән, каникулларда китап укырга куштылар, ди. Кемдер рус классикасын укыган арада, мин рәхәтләнеп татар китабын укуны үз итәм.

Башкаларга кайсы татар китабын укырга тәкъдим итәр идең?

Үземнең яшь нәни дусларыма, туганнарыма, гомумән, һәркемгә татар язучысы Мөһәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» китабын укырга тәкъдим итәр идем.

Тормышыңны өч сүз белән тасвирла әле.

Җылылык, рәхәтлек, иркенлек.

Татар халкына мөрәҗәгать итәргә кушсалар, нинди сүзләр җиткерер идең?

Халкыбыз алдына уйландыра торган сорау куяр идем. Ул исә болай яңгырый: «Татар теле юкка чыкмасын өчен, без нишләргә тиеш соң?» Менә шул сорауга бергәләп җавап эзләсәк, телебезне саклап та калыр идек, мөгаен. Телебезне онытмаска, теле ачылып кына килүче сабый бала белән дә саф татарча сөйләшергә киңәш итәр идем.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 май 2024
    Исемсез
    Афәрин, кызлар-йолдызлар. Уңышлар сезгә
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100