news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Асылкаеваның беренче концерты: «Әбием төпле эш табарга кушты»

11 октябрьдә Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә татар эстрадасы җырчысы Зәринә Асылкаеваның беренче концерты узды. «Интертат» хәбәрчесе кичәдән репортаж тәкъдим итә.

news_top
Зәринә Асылкаеваның беренче концерты: «Әбием төпле эш табарга кушты»

Иң беренче, залга кергәч, тамашачыны күзәтәсең. Аудитория төрле иде, әмма яшьләр күбрәк. Араларында җырчылар да, блогерлар да күренде. Буш урыннар да бар иде. Беренче концерт икәнен онытмыйк.

Биюче кыз белән егет: бу нәрсә турында иде?

Концерт бераз соңрак башланып китте. Залда ут сүнде, пәрдәләр ачылды һәм сәхнәгә… Зәринә Асылкаева түгел, ә ике биюче – кыз белән егет чыкты. Алар (бию төрләрен аңлаучы кешеләр мине кичерә күрсен) бик хисле һәм ирекле стильдәге кыска гына бию күрсәттеләр. Бу – бер-берсен яратучы геройлармы? Яки җырчының күңелендә көрәшүче хисләрме? Миңа бу бераз аңлашылмады.

Концерт күпчелек мәхәббәт җырларыннан торса да, ул бары тик мәхәббәт турында гына түгел иде. Бәлки, ялгышамдыр. Мәхәббәт бит ул төрле була: ярыңа, дусларга, хезмәтеңә һәм башкалар. Бу, бәлки, Зәринә Асылкаеваның музыкага булган мәхәббәте турында булгандыр.

Шулай да, залда утыручы кешеләргә бу – бик ошады. Биючеләрне алкышларга күмделәр.

Кыска гына биюдән соң пьедесталга (сәхнәдә күпер кебек конструкция бар иде) кичәнең төп героинясы – Зәринә Асылкаева үзе чыкты һәм «Гашыйк мин» дигән җырын башкарды.

Дүрт стихиядә тегелгән күлмәкләр: ут, су, җир, һава

Концертның төп концепциясе табигатьнең 4 стихиясе белән бәйле иде: ут, су, җир, һава. Җырчы үзен, күңелен, иҗатын әлеге стихияләр аша ачып күрсәтте. Стихияләр бер-бер артлы алышынып торды. Моны җырчының төрле күлмәкләреннән дә аңларга мөмкин иде. Стихияләр алышынганда, биюче егет белән кызны да күрдек.

Образлар турында аерым әйтәсе килә. Алар бик килешле итеп эшләнгән. Һәр образны җырчыга киемнәр дизайнеры Луиза Скипина теккән. Бу турыда Зәринә соңрак, дизайнер үзе җырчыга чәчәкләр бирергә чыккач, искә алды.

«Музыка мәктәбендә: «Син монда укымыйсың», – дип кудылар»

Яңадан концерт башына әйләнеп кайтыйк. Бер татарча һәм бер русча җыр башкарганнан соң, Зәринә Асылкаева үзенең тамашачысы белән исәнләште һәм иҗатка ничек кереп китүе турында сөйләде:

– Мин – Әлмәт кызы. Кечкенәдән музыка белән шөгыльләнә башладым. Очраклы рәвештә музыка мәктәбенә килеп эләктем. Дус кызым мине музыка дәресенә чакырды. Миңа анда 8 яшьләр булгандыр. Без музыка мәктәбенә килдек, миңа бик ошады. Шул мизгелдә үк мин үземә: «Мин монда укыйм!» – дип әйттем һәм үземә ышандым.

Икенче көнне тагын музыка мәктәбенә килдем. Ишек янында утырдым һәм көтәм. Ишек ябык. Көтәм, көтәм – беркем дә килми. Шунда минем яныма бер хатын-кыз килде дә: «Син монда нәрсә оныттың?» – ди. Мин аңа дәрескә килгәнемне аңлаттым. Ул исә: «Син монда укымыйсың», – диде дә куды. Мин елый башладым, күңелем төште. «Ничек инде шулай?!» – дип уйладым. Шуннан соң мин әти-әниемә сөйләдем, һәм алар мине мәктәпкә яздырдылар. Шулай итеп, минем музыкадагы юлым башланып китте.

Иң беренче бүләк – брелок

Җырчы тормышындагы иң беренче җыр конкурсы һәм анда бирелгән сәер бүләк турында сөйләп, тамашачысын көлдерде:

– Иң беренче конкурста балачакта катнаштым. Минем әти караоке сатып алды, без гел җырлый идек. Әти-әнинең дуслары еш килә иде. Әлмәттә электроника кибете ачтылар. Әти мине үзе белән караоке конкурсына алып барды. Әти беренче урынны алды.

Миңа ниндидер брелок бирделәр, ә әтигә бик сәер бүләк – пычаклар бүләк иткәннәр иде. Бөтен гаиләм музыка ярата. Кая инде мин аннан качып котылыйм? Җырларга туры килде инде, – диде ул, елмаеп.

Җырчының әтисе: «Без булдырабыз!»

Тамаша залында җырчының әти-әнисе дә бар иде. «Алар иң беренче булып минем җырларымны тыңлыйлар, киңәшләрен бирәләр. Әти-әни, мең рәхмәт сезгә. Сез – минем таянычым», – дип рәхмәтен җиткерде Зәринә һәм әнисенә багышлап җыр башкарды. Шуннан соң залда аның әнисенә чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.

Җырчының әтисе исә үзе кызына чәчәк алып чыкты һәм кызының «Ничек концерт?» дигән соравына кыска гына: «Без булдырабыз!» – дип җавап кайтарды.

«Зәринә – минем кыз түгел»

Зәринә Асылкаеваның татар эстрадасы сәхнәсендәге беренче чыгышы Илназ Гарипов белән булган. Җырчы үзе бу турыда сөйләде. Шуннан соң алар Илназ Гарипов белән бергә җыр башкардылар. «Еллар үтә. Әле кайчан гына шушы дуэтны яздырган идек. Инде 6–7 ел узган», – диде, җырны башкарганнан соң, Илназ Гарипов.

«Нинди матур дуэт!» – дип уйлап утыручыларның шикләрен бетерү өчен, Илназ көлеп әйтеп тә куйды: «Мин алдан ук әйтеп куям, кадерле дуслар: Зәринә – минем кыз түгел. Мин өйләнгән. Хатыным, балаларым залда утыра», – диде ул.

Илназ Гарипов та үз җырын башкармыйча чыгып китмәде. Җырлар алдыннан: «Шундый матур, итагатьле концерт бара. Ләкин, күрәсең, бөтен әйбер дә артык матур булмасын дип, мине чакырганнардыр инде», – дип шаяртуын дәвам итте ул.

Зәринә Асылкаева, концертка әзерләнгәндә, башка җырчылардан киңәшләр дә сораган:

– Мин үземнең барлык дус артистларымны «борчыдым». Һәрберсеннән киңәшләр сорадым. Чөнки бу – бик дулкынландыргыч нәрсә икән. Ә бит әле матур итеп җырларга, матур чыгыш ясарга да кирәк! Болар барысы да тәҗрибә белән генә килә икән, – диде ул.

Блогер Равил Закиров: «Әле бик күп артистлар сәхнәдә болай эшли алмый»

Сәхнәгә, чәчәк бәйләмнәре белән, бер-бер артлы хатын-кызлар, ир-атлар, балалар чыкты. Алар арасында татар эстрадасы җырчылары да бар иде: Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Асаева, Алия Төхвәтуллина, шулай ук Ильвина, «Ямьле» төркеме җырчысы Айгөл Шайхалиева, автор-башкаручы Гүзәлия, алып баручы Айзилә Батырханова һәм башкалар.

Җырчылар сүз әйтмәде. Ә менә җырчы буларак беренче адымнарын ясаучы блогер Равил Закиров сүзсез генә китә алмады. Ләкин аңа бераз көтеп торырга туры килде, чөнки сәхнәгә бер яшь кыз менде һәм Зәринә белән җыр башкарырга сорады. «Нинди җырны телисең?» – диде Зәринә ризалык белдереп. Алар «Мин сине» җырын башкардылар. Кыз, бик шатланып, сәхнәдән төшеп китте.

Шул минутларда кырыйда тыйнак кына басып торган Равил янәдән микрофонга үрелде:

– Зәринә, бүген синең тәүге концертың. Беренчедән, син – молодец! Монда шундый күп тырышлык күренә. Әле бик күп артистлар сәхнәдә болай эшли алмый. Бу концерт синең өчен очыш полосасы булсын иде. Син бүген үзеңнең тырышлыгыңны, тавышыңны һәм: «Мин, Зәринә Асылкаева, булдырам!» дигән сүзеңне күрсәттең. Продакшн, киемнәр, музыкантлар – барысы да уйланылган, син ничек күз алдына китергәнсең, нәкъ шулай килеп чыккан, хәтта тагын да яхшырак, – диде ул.

Зәринә Асылкаева үзенең музыкантлары белән таныштырды. Баянчысы – Рүзәл Зыятдинов, гитаристы Никита Терентьев иде. Кызларның исемнәре генә яңгырады: скрипкачы – Ләйлә, бэк-вокалист – Алия, барабаннарда уйнаучысы – Анна. Шуннан соң сәхнәне кыска вакытка музыкантлар алдылар: алар «Ак калфак», «Тала-тала», «Умырзая» җырларыннан торган попурри уйнады.

Халык җырлары темасын Зәринә Асылкаева үзе дәвам итте. Бу юлы ул тамашачылар каршына кызыл төстәге, җемелдәп торучы детальләр белән бизәлгән кара күлмәктән чыкты. Башында шундый ук кызыл төстәге заманча калфагы да бар иде. Ул яңа гына яздырып чыгарган «Каз канаты» җырын башкарды. Бу – концерт темасының ут стихиясенә алышунуы турында да билге иде.

«Хатын-кызлар арасында дуслык бар»

Концертында Зәринә Асылкаева дуслык темасын да күтәрде. Әмма гади генә дуслык түгел, ә хатын-кыз дуслыгы турында сөйләде ул. «Күпләр «хатын-кызлар арасында чын дуслык булмый» диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме?» – дип залга мөрәҗәгать итте җырчы. Бар кеше дә аңласын өчен, ул шул ук сорауны русча кабатлады. Шуннан соң залдагы хатын-кызлар бертавыштан «юк!» дип җавап бирделәр.

– Миңа калса, бу сүзне ир-атлар гына әйтәдер. Мин, әлбәттә, бу фикер белән килешмим. Минем якын дусларым күп. Шуларның берсе хәзер сәхнәгә чыгачак, – диде Зәринә Асылкаева һәм Татарстанның атказанган артисты Дилә Нигъмәтуллинаны чакырды.

Дилә Нигъмәтуллина сәхнәгә чыгып, бу җырның аларны ничек дуслаштырганы турында сөйләде:

– Рәхмәт сиңа, Зәринә, бу җыр өчен. Чөнки нәкъ менә син бу җырны тәкъдим иттең. Залда көйнең авторы Гүзәлия дә утыра. Рәхмәт авторларга! Искиткеч матур җыр килеп чыкты.

Без аны иҗат иткәндә әле алай дус түгел идек, чөнки эшне 1 ел элек башладык. Әмма, җырны эшли-эшли, дуслашып беттек. Бергә Үзбәкстанга Дженнифер Лопес концертына да барып кайтырга өлгердек. Гомумән, аралашып, матур итеп яшибез. Һәм Зәринә сүзләренә кушылып әйтәсем килә: хатын-кызлар арасында дуслык бар. Бу – хак сүзләр, – диде ул.

Дуслык хатын-кызлар арасында гына түгел, ир-ат белән хатын-кыз арасында да булырга мөмкин. Зәринә «су» стихиясенә күчкәннән соң чираттагы дустын – Россиянең танылган видеоблогеры, «Хижина музыканта» каналы авторы, музыкант һәм җырчы Раил Арслановны чакырды.

Зал шунда ук «О-о-о!» дигән тавышлар белән җанланып китте. Бу – күпләр өчен көтелмәгән кунак иде. Алар Зәринә белән дуэт башкардылар, аннары Раил үзе дә бер җыр җырлады.

«Гармунчы булсын ярың» дип җырлыйлар бит әле. Әх... Аккордеонында уйнап, мәхәббәт турында җыр җырлап, залда утыручы кызларның йөрәкләрен дулкынландырып кереп китте Раил…

«Сезне бик матур номер көтә»

Шуннан соң Зәринә тамашачыларга мөрәҗәгать итте: «Сезне бик матур номер көтә. Телефоннарыгызны әзерләгез», – диде ул. Бу номерда җырчыга Мия исемле нәни кыз булышты. Ул Зәринәнең клибында төшкән, ә хәзер беренче тапкыр сәхнәгә чыкты. «Алкышларыгызны кызганмагыз, бу – аның тәүге чыгышы! » – диде Зәринә.

Сәхнәгә Зәринә өстендәге кебек зәңгәрсу төстәге күлмәк кигән сабый чыкты. Чыгышларыннан соң кызчык бик шатланып, бүләкләр, чәчәкләр күтәреп, сәхнәдән төшеп китте.

«Күңелем һәрвакыт сәхнәдә, җырда иде»

Зәринә Асылкаева – белеме буенча юрист. Әмма бүген ул бу белгечлек буенча эшләми. Җырчы – эшмәкәр, аның кием сата торган кибете бар. Әмма бу юлга Зәринә үз теләге белән түгел, ә гаиләдәге өлкәннәр сүзен тыңлап кергән.

– Миңа әби: «Кызым, үзеңә төпле эш тап», – диде. Мин юрист белгечлеген алдым, бизнес белән шөгыльләндем. Әмма күңелем һәрвакыт сәхнәдә, җырда иде. Җырчы һөнәре хәзер минем өчен яраткан хезмәткә әйләнеп бара, – диде ул.

Җырчы шәхси тормыш темасына да тукталды:

– Мин күптән түгел интернетта үзем турында нинди сораулар белән эзләүләрен карарга булдым. Иң еш сораган нәрсә – «ире», «егете». Мин беркайчан да шәхси тормышымны күрсәтмим. Бу – минем өчен ябык тема. Чөнки минем тормышым – минем җырларда, – диде Зәринә.

Беренче концерт – һәр артист өчен дә дулкынландыргыч нәрсә. Ул – төп имтихан кебек. Шушы сынауны узгач, үз көчләреңә ышанып, инде иркен атлап алга барырга буладыр. Зәринә Асылкаева да үзенең дулкынлануын яшермәде. Концерт вакытында номер башланып киткәч, тамашачы чәчәк бәйләме биргәндә, җырчының музыканы туктатып торырга соравы, «су бирегез әле, зинһар» дип сәхнә артына кереп чыгуы – болар барысы да табигый, ихлас мизгелләр иде. Минемчә, кешеләр хәзер нәкъ менә шул гадилекне, табигыйлыкны ярата.

«Җыр язар өчен гашыйк булырга кирәк»

Концерттан соң, Зәринә Асылкаевадан хис-кичерешләре турында сорадым.

Зәринә, концерт бик җылы, җанлы булды. Үзегезгә бүгенге тамаша ошадымы?

– Әлегә ничек булганын белмим, – диде ул елмаеп. – Чөнки мин бик оялдым, каушадым. Әмма тулаем алганда, миңа бик ошады. Мин күптән омтылган бер баскычны уздым.

Тамашачының энергетикасы ничек булды?

– Бик яхшы. Алар һәр мизгелдә миңа көч биреп тордылар. Бу – минем өчен бик кадерле.

Бу концертка күпме әзерләндегез?

– Ярты ел. Без концертта күрсәтелгән видеоларны төшердек, биючеләр белән номерлар әзерләдек, җырларны сайладык, костюмнар тектек. Алар бик төрле иде. Һәрберсе үз стихиясенә туры китереп эшләнде.

Монда бик зур команда эшләде: «Хыял» продакшны, администраторыбыз Лилия, биючеләр командасы. Әлегә минем үземнең генә даими команда юк. Концерт директорым бар. Төрле музыкантлар белән эшлим. Турга әзерләнә башлагач, команда туплый башлаячакбыз.

Турны кайчан планлаштырасыз?

– Киләсе елга, дип уйлыйм. Башта бу кичерешләрдән арынып алырга кирәк.

Сез май аеннан татар теле дәресләренә йөри башлаган идегез. Үзгәрешләр сизеләме?

– Каушаудан барысын да оныттым. Әмма ни өчен без концертта рус телен дә куллануыбызны әйтим әле: минем тамашачыларның яртысы татар телен аңламый.

Бу кичәдән соң ничек ял итәчәксез?

– Башта боларның барысын (чәчәкләрне – авт.иск.) җыярга кирәк. Ниһаять, ашыйм. Мин көне буе бернәрсә дә ашамадым! Өйдә бер көн генә ял итәсем килә. Бүген мин бик күп көч куйдым, хәзер энергияне тулыландырырга кирәк.

Үзегезнең кибетегез дә бар, бизнес белән дә шөгыльләнәсез...

– Әйе, хәзер мин кибетемне сатам. Әзер бизнес итеп. Чөнки мин барысына да өлгермим, мөмкин түгел. Кибет эшләренә нык керешсәм, иҗатта аска төшү башлана. Мин икесен дә алып бара алмыйм. Югыйсә үземне роботка әйләнгән кебек хис итәм.

Димәк, иҗат сезгә якынрак?

– Әйе.

Сез үзегез дә җырлар язасыз дип беләм. Алар бүген яңгырадымы?

– Юк, бу концертта үз җырларым булмады. Баштарак язгалап карый идем, хәзер туктадым. Илһам җитми. Миңа калса, җыр язар өчен, гашыйк булырга кирәк.

Шулай да җырларыгызның күбесе мәхәббәт турында. Бу – нәрсә белән бәйле?

– Кеше нәрсә турында җырлый – шуны күңеленә чакыра. Минем әлегә беркемем дә юк. Шуңа күрә, Аллаһ бирсә, җырлар белән мәхәббәт тә тартылыр әле.

Бик зур рәхмәт җавапларыгыз өчен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар