news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Асылкаеваны үпкәләткәннәр: «Яхшы ир-атлар көннән-көн кими»

news_top
Зәринә Асылкаеваны үпкәләткәннәр: «Яхшы ир-атлар көннән-көн кими»
Фото: Зәрина Асылкаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Зәринә Асылкаева юлда күңелсез ситуациягә очраган. Җырчыга бер ир-атны шактый гына оялтырга һәм аның намусын уятырга туры килгән. Бу хакта ул сторисларында сөйли.

«Миңа бер ишегалдына керергә кирәк иде. Юлымны «Газель» машинасы бүлде. Мин аларның нәрсәдер төягәнен сабыр гына көтеп торырга булдым. Чөнки узу мөмкин түгел, әлегә оча белмибез. Ярар, берничә минуттан берни дә югалтмыйм, көтәрмен минәйтәм.

Шулай булса ярар иде дә бит! Бу кеше эшен бетереп машинасына утырды да, миңа артка чигәргә куша. Менә мин аны көтеп тордым, бер сүз дә әйтмәдем. Үзенә артка чигеп, миңа юл бирүе шуның кадәр авырмы икән?

«Мин сезгә юл бирмәячәкмен», – дидем. Ә ул тәмәкесен кабызды да: «Ярар, көтәрбез, безнең вакытыбыз күп», – ди. Миңа бу ир-ат белән аңлашулар үткәрергә туры килде. «Сезгә үзегезне чын ир-ат кебек тотарга, мине үткәрергә кыенмы?» – дим. Ә ул һаман миңа: «Артка чик», - ди. «Сез үзегезне матур тотмыйсыз. Хатын-кызларга булышырга, аларны кайгыртырга кирәк. Беркайчан да мондый булмагыз», – дигәч, намусы уянды бугай.

«Яхшы ир-атлар көннән-көн кими бара. Аларны тәрбия курсларына яздырырга кирәк», – дип нәтиҗә ясаган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар