
Татар эстрадасының тагын бер җырчысы Зәринә Асылкаева ясалма яңгыр астында җыр яздырган. Ул «Тот кулымны» дип атала.
«Белмим, кичләр синсез нишләр,
Түгелсең син янда.
Утта янам –
Без кабызган сөю учагында.
Төшләремә кермә, мине газаплама,
Янган йөрәк кемгә кирәк,
Җаным, бул янда.
Миңа синнән башка беркем дә кирәк түгел.
Сине генә уйлый хәзер минем күңел,
Син дип кенә һәр көн тибә, яна йөрәк,
Аңла, җаным, миңа бары син кирәк.
Кулларымнан әйдә ал, ал, курыкма,
Җылыт мине үзеңнең сөю кочагында.
Сине уйлап йөрәк дөп-дөп-дөп итә,
Тот кулымны, без качабыз айлы төндә...»
Татар эстрадасында Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Азат Фазлыев, Ильмира Нәгыймованың да «яңгыр» астында төшерелгән клиплары бар.