news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Асылкаева яңа җыры турында: «Сездән башка ул бушлыктагы кайтаваз кебек»

news_top
Зәринә Асылкаева яңа җыры турында: «Сездән башка ул бушлыктагы кайтаваз кебек»
Фото: "Татар-информ" архивы

Татар эстрадасының яшь җырчысы Зәринә Асылкаеваның «Мин сине» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

«Минем җырлар – ул музыка гына түгел, минем һәм йөрәгемнең бер өлеше булып тора. Бу җыр минем өчен бик мөһим, ул – хис-кичерешләргә бай һәм чын йөрәктән чыккан җыр. Минем белән булганыгыз, минем җырларымны тыңлаганыгыз өчен рәхмәт. Сездән башка ул бушлыктагы кайтаваз кебек кенә булыр иде», – дип язган җырчы.

Җырны тыңлап караучылар «текә», «супер», «молодчина» кебек комментарийлар белән артистны үсендергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар