news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Асылкаева татар теле дәресләренә йөри башлаган

Җырчы Зәринә Асылкаева тәүге концертына әзерләнә. Татар телен белү дәрәҗәсе бераз аксаганга, ул татар теле дәресләренә йөри башлаган.

news_top
Зәринә Асылкаева татар теле дәресләренә йөри башлаган
Фото: © "Татар-информ"

Җырчы Зәринә Асылкаева үзенең татар телен белү дәрәҗәсе белән канәгать түгел икән. «Казанда тәүге концертымны куярга планлаштырам. Концерт татар телендә барачак. Телебезне әзме-күпме беләм, тик килгән тамашачы белән рәхәтләнеп татарча аралаша алмам дип куркам. Шуңа күрә татар теле дәресләренә йөри башладым», – ди җырчы.

Зәринә профессор, фәннәр докторы Ләйлә Минһаҗеваны укытучы итеп сайлаган. Ләйлә Ихсановна Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә укыта. Җырчы сүзләренчә, аның укытучысы бик итагатьле. «Ул шундый матур итеп татарча сөйләшә. Аның татарча сөйләвен гел тыңлап торасым килә. Дәресләргә йөреп, мин дә татар телендә камил сөйләшермен, дип ышанам. Укырга һәм өйрәнергә беркайчан да соң түгел бит», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар