Җырчы Зәринә Асылкаеваның Бали утравында ялда булуы турында язган идек. Якын Көнчыгыштагы вазгыять кискенләшкәч, ул да ялдан кайта алмый. Аның рейсын гамәлдән чыгарганнар. Ул Казанга Абу-Даби аша кайтырга тиеш булган.
Мин инде Казанда, өйдә булырга тиеш идем. Әмма әле һаман да Балида… Без инде 2 мартта үк кайтырга чыгарга тиеш идек. Кызганычка, рейсыбызны гамәлдән чыгардылар, чөнки ул Абу-Даби аша. Ләкин безне минем алдан кайгыртучанлыгым коткарды – без өйгә кайтырга билетлар юнәлтә алдык. Кытай аркылы кайтачакбыз. Билетларны алдан ук алып куюыбыз бик яхшы булды. Чөнки хәзер билет бәяләре бик кыйммәт, 300 мең сум тирәсе.
Тиздән өйдә булачагыма бик шатмын. Мин Казанны һәм карны бик яратам икән, – дигән җырчы.