news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Асылкаева Мәскәүдә бикләнеп калган: «40 минут шакыдым, бик куркыныч булды»

news_top
Зәринә Асылкаева Мәскәүдә бикләнеп калган: «40 минут шакыдым, бик куркыныч булды»
Фото: «Татар-информ»

Җырчы Зәринә Асылкаева социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә үзе белән Мәскәүдә булган күңелсез вакыйга турында сөйләде.

«Минем белән мондый хәлнең күптән булганы юк иде ахрысы. Башта мин аэропортта озак утырдым, аннары без Мәскәү өстендә озак әйләнеп йөрдек. Шунда бик курыктым. Ярар, барысы да үтте, мин килеп җиттем, чыгыш ясадым. Мине дус кызым килеп алды, без ашарга киттек. Барысы да әйбәт, инде тынычланырга була, дип уйладым. Аз да йоклаган идем.

Күз алдына китерәсезме, мин бәдрәфкә керәм, ишекне ябам. Кире ачарга уйлыйм һәм аңлыйм: ул ачылмый. Мин кафеда, ә телефонымда бары тик 3 процент зарядка гына калган.

Мин анда 40 минут булдым, ишек шакыдым, шалтыраттым. Ишекне ватып ачтылар. Аларның йозагы ватылган булган. Ачарга тырышып, бөтен бармакларымны авырттырып бетердем кебек, ләкин гомеремдә дә болай стресс кичергәнем юк иде.

Нәтиҗә: телефонны һәрвакыт зарядкада тотарга һәм бәдрәфкә үзең белән алып йөрергә кирәк. Бу – чыннан да бик куркыныч булды», – дип сөйли җырчы видеода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар