Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Асылкаева: «Бу – минем өчен «катастрофа...»

news_top_970_100
Зәринә Асылкаева: «Бу – минем өчен «катастрофа...»
"Татар-информ" архивы

Яшь җырчы Зәринә Асылкаева шушы көннәрдә «Татар җыры» концертында катнашып, беренче тапкыр Мәскәүнең Кремль концертлар залында меңләгән тамашачы алдында чыгыш ясаган. Ә бактың исә, элегрәк Зәринә 15 кеше каршында җырларга да курка торган булган. Бу турыда җырчы шәхси аккаунтында язган.

«Әгәр дә миңа моннан 10 ел элек: «Син Мәскәүнең Кремль концертлар залында чыгыш ясаячаксың», – дигән булсалар, мин ышанмас һәм көләр генә идем.

Кечкенәдән сәхнәдән бик нык курыктым, хәтта 15 кеше каршында чыгыш ясау – минем өчен зур «катастрофа» иде.

Бервакыт музыка мәктәбендә имтихан биргәндә, мин нотаны ялгыш бутап уйнадым, һәм шул чагында миңа: «Синнән бер-бер нәрсә чыгуы икеле», – дип әйткәннәр иде.

Ә менә кичә мин Кремль сараенда чыгыш ясадым, 5 меңлек тамашачы каршында. Мин моңа үзем дә ышана алмыйм. Болар барысы да – сез һәм сезнең ярдәмегез аркасында. Миңа ышануыгыз өчен, минем җырларны тыңлавыгыз һәм яратуыгыз өчен рәхмәт. «Татар радиосы»на һәм ТМТВ татар музыкаль каналына чакырулары өчен рәхмәт», – дип язган Зәринә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Чибәр!» «Бик матур образ», «Горурланам синең белән», «Маладис, бары алга!» – дип канатландырганнар аны виртуаль дуслары.

Ә Зәринәнең бер «подписчигы» исә: «Синең, мөгаен, кесәң калындыр, шуңа җырлыйсың бугай» , – дип комментарий калдырган.

Фото: Зәринә Асылкаеваның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100