news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Асылкаева Алия Төхвәтуллина турында: «Студиядән бала табарга китәр дип курыктым»

news_top
Зәринә Асылкаева Алия Төхвәтуллина турында: «Студиядән бала табарга китәр дип курыктым»
Фото: Зәринә Асылкаеваның социаль челтәрдәге видеосыннан скриншот

Җырчы Зәринә Асылкаева иҗатташ дусларыннан интервью ала башлаган. Ул бу интервьюларны апрель аенда тәкъдим итмәкче була. Бу юлы ул очрашуга Алия Карачурина-Төхвәтуллинаны чакырган.

Зәринә Асылкаева, әңгәмә тәмамлангач, Алия Төхвәтуллина студиядән бала табу йортына китмәсме, дип борчылган, чөнки Төхвәтуллиннар бүген-иртәгә сабыйлары дөньяга килүен көтә. Бала табу срогы 31 мартка билгеләнгән. Әлегә Алия актив яшәү рәвеше алып бара.

«Башта, очрашуга килә алырмы, дип курыктым, аннары, интервьюдан соң бала табарга китәрбезме, дип уйладым. Барысы да яхшы, бала табарга китмәдек, күп четерекле мәсьәләләр турында фикер алыштык. Тиздән барысын да белерсез», – дип вәгъдә итә Асылкаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар