Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзара салым: Биектауда кирәксенмиләр, Азнакайда “хаталар өстендә эш”, Питрәчтә тол хатыннар түләүдән азат

19 ноябрьдә Татарстанның 852 авыл, 20 шәһәр җирлегендә үзара салым буенча референдум үтте. Җирле референдумда 589 мең кешенең 569ы катнашкан. Бу - исемлеккә кергән сайлаучыларның 66,26 процентын тәшкил итә.

news_top_970_100
Үзара салым: Биектауда кирәксенмиләр, Азнакайда “хаталар өстендә эш”, Питрәчтә тол хатыннар түләүдән азат

Яңа исем: ихтыяри-мәҗбүри түләү

2013 елда кергән закон нигезендә, үзара салым программасы республикада уңышлы гына эшләп килә. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә, һәм әйтергә кирәк, халыкның гражданлык активлыгын күтәрүдә, тормыш шартларын яхшыртуга өлеш кертүдә көчле аргумент булып тора. Алдагы дүрт ел эчендә, үзара салым нигезендә, халыктан җыелган бер сумга дүрт сум өстәлеп, әлеге программага 2,8 млрд сум акча бүленгән. Әлеге акчага авыл халкын борчыган төрле проблемалар хәл ителә.

“Өстән” кабул ителсә дә, ул – мәҗбүри җыела торган салым да, көчләп акча җыю да түгел. Хәер, авыл җирлеге башлыклары аңа яңа исем уйлап тапкан: ихтыяри-мәҗбүри түләү. Ягъни, ихтыярсыздан мәҗбүриләнеп акча җыю.

Авыл җирлегендә үзара салым җыю мәсьәләсе референдум - халыкның тавыш бирүе аша хәл ителә. Референдумда катнашучыларның 50 проценты аны яклап тавыш бирсә, әлеге карар кабул ителә. Тик шунысы бар: тавыш бирүдә җирлектә пропискада булучыларның яртысыннан күбесе катнашырга тиеш.


Республиканың 14 районы кара исемлектә

Ноябрьнең өченче якшәмбесе, календарьга язылмаса да, референдум көне буларак билгеле. 19 ноябрьдә Татарстанның 852 авыл, 20 шәһәр җирлегендә үзара салым буенча референдум үтте.

Җирле референдумда 589 мең кешенең 569ы катнашкан. Бу исемлеккә кергән сайлаучыларның 66,26 процентын тәшкил итә.

Республиканың 858 җирлегендә референдум үткән санала. Монда тавыш бирергә килүчеләр саны 50%тан артып китә. Ә менә 14 җирлектә референдум узмаган. Болар: Биектау районының Усад, Биектау; Яшел Үзән районының Октябрькое, Осиново, Әйшә, Раифа, Түбән Вязовые шәһәр тибындагы бистәсе; Питрәч районының Богородское, Ленино-Кокушкино, Шигали, Питрәч; Тәтеш районының Монастырское, Чирмешән районының Чирмешән җирлеге. Ике муниципаль берәмлек үзара салым җыюга каршы тавыш биргән. Болар Югары Ослан районының Шеланга һәм Чирмешән районының Яңа Чирмешән җирлекләре.


Халыкка кирәкми”

Биектау районының Биектау авыл җирлеге, үзарасалым программасы гамәлгә кергәнче үк, җирлекне төзекләндерү өчен акча җыя иде. Шулай булуга карамастан, быел биредә референдум узмаган. Хәер, авыл җирлеге башлыгы Илдар Мингазов үткән еллар тәҗрибәсен белми. Җитәкче вазыйфасына әле ул ел ярым элек кенә керешкән. Быелгы референдумга килүчеләрнең санын ул 10 процент дип бәяләде.

– Җирлеккә 6 авыл һәм Биектау район үзәге керә. Узган ел референдум узды, үзарасалым акчасы җыелды. Аны юллар ремонтлау, тротоуарлар ясау, урамнарны яктыртуга тоттык. Быел да шул эшләрне дәвам итәрбез дип уйлаган идек. Тик халык моңа каршы, күрәсең. Тавыш бирергә килмәделәр, – диде җитәкче.

Кеше көлкесенә калмыйк, референдум уздырыйк”, диделәр”

“Татар-информ” хәбәрчесе узган ел референдум уздыра алмаган Азнакай районының Әгерҗе авыл җирлеге белән дә элемтәгә керде. Җирлек башлыгы Назыйм Хәсәнов былтыр: “Узган ел үзара салым акчасын бирүдән баш тартучылардан суд аша алырга туры килде. Шуның йогынтысы да булгандыр, бәлки”, дигән иде. Үзара салым акчасын җирлек трактор алуга ниятләп куйган була. “Кышын юл ачарга, җәен чүп үләне чабарга, салам-печән әзерләргә, янгын куркынычсызлыгы өчен дә кирәк ул”, – дип басым ясаган иде җитәкче.

Быел исә Әгерҗе авылында референдум оешкан төстә узган. Җирлеккә керүче Әгерҗе авылында 392 сайлаучының 319ы, Мәнәвез авылындагы 431 сайлаучыдан 300гә якыны үз тавышын биргән.

“Былтыр, бәлки, аңлату эшләре җитеп бетмәгән булгандыр. Быел берничә тапкыр җыелышлар үткәрдек. Узган ел бит акча җыелмагач, авыл территориясендә берни эшләнмәде. Быел инде авыл халкы: “Кеше көлкесенә калмыйк, референдум уздырыйк”, – диде. - Җыелган акчаны юллар салуга тотачакбыз. Мәнәвез авылының – үзәк, Әгерҗенең Гафиятуллин һәм Әхмәтова урамнарына юл түшәү күздә тотыла, – диде авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Гүзәлия Исламова.

Әгерҗедә үзарасалым күләме – 500 сум. Аны пропискасы авылда булган, хәтта рәсми төстә Азнакайда теркәлеп, үзе җирлеккә кергән авылларда даими яшәүчеләр дә бирә. Ихтыяри-мәҗбүри түләүдән, көндезге бүлектә укучы студентлар, беренче төркем инвалидлар азат ителә.


Былтыр – 2000, быел 500 сум

Хәтерегездә булса, Питрәч районының Татар Казысы авыл җирлеге узган ел барысыннан да уздырды. Монда үзара салым күләме – 500 сум да, бер мең сум да түгел, ике мең сум итеп билгеләнгән иде.

– Былтыр авылдагы биш урамга вак таштан юл салдык, быел аның кадәр зур чыгымнар кирәкми, шуңа күрә 500 сумнан гына җыярга кирәк, – диде авыл җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин. – Референдумга барлык сайлаучының 75 проценты килде. Шуның 20се үзарасалымга каршы тавыш бирде.

Ни гаҗәп, былтыр 2000 сум акча җыярга кирәк булса да, референдумга 80 процент халык килгән. Шуның 53е “әйе”, 47се - “юк” дип җавап биргән.

Җирлек башлыгы сүзләренчә, быел үзарасалым акчасына тирәлекне матурлау, су башнясын яңарту күздә тотыла.

“Үзара салымны авылда 381 кеше җыярга тиеш. Беренче төркем инвалидлар һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, тол хатыннар әлеге түләүдән азат ителә. Узган ел суммасы зуррак булгач, җыю эшләре авыррак барган иде. Аңлату эшләрен дә шактый озак алып барырга туры килде. Быел мондый кыенлыклар булмас дип уйлыйм”, – диде ул.

Үзарасалым турында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арчада узган Арчада авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә әйтеп узган иде.

–2013 елдан бирле авыл халкы үзе яшәгән тирәлекне матурлауда, лаеклы яшәүдә шартлар тудырырга тырыша. Әйтергә кирәк, күп җирдә аның тәмен белеп алдылар. Үзарасалым – авыллардагы социаль проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Монда иң мөһиме – үзеңнең бер сумың белән авылны матурайтырга өлеш кертү”, – дип билгеләп үтте ул.

ТР муниципаль берәмлекләр советы мәгълүматлары буенча, узган ел үзарасалым акчасы җыюда иң актив районнар:

• Мөслим ( барлыгы 87,3 миллион сум алган, шуның 17,5 миллионы – халыктан җыелган акча);

• Кукмара (74,4 миллион сум барлыгы, 14,9 миллион халыктан җыелган);

• Арча (63,4 миллион сум барлыгы, 12,3 миллионы халыктан җыелган)

• Балтач (45,3 миллион сум барлыгы, 9,3 миллионы халыкныкы).

2016 елда үзара салым кысаларында эшләнгән эшләр дә билгеле. Болар:

• 46,3 % - юл эшләре

• 18,7 % - җирлек территориясен тәртипкә китерү

• 10,2 % - суүткәргечләрне яңарту

• 8,7 % - зиратларны тәртипкә китерү

• 7,3 % - спорт һәм балалар мәйданчыкларын булдыру

• 2,0 % - һәйкәлләр кую һәм ремонтлау

• 1,7 % - янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү

• 1,4 % - каты көнкүреш калдыклары полигоннарын тоту

• 3,7 % - башка чаралар

2017 елга үзара салым кысаларында эшләнәсе эшләр планы да инде төзелгән. Республикада үзарасалым акчасына җыелган барлык сумма түбәндәге эшләргә тотылачак.

• 45,2 % - юл эшләре

• 22,1 % - җирлек территориясен тәртипкә китерү

• 9,4 % - суүткәргечләрне яңарту

• 7,0 % - зиратларны тәртипкә китерү

• 9,3 % - спорт һәм балалар мәйданчыкларын булдыру

• 1,5 % - һәйкәлләр кую һәм ремонтлау

• 1,5 % - янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү

• 1,5 % - каты көнкүреш калдыклары полигоннарын тоту

• 2,5 % - башка чаралар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100