Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Запастагыларны хәрби җыенга чакыру турында указ имзаланды: ирләр 12 айга китәргә мөмкин

news_top_970_100
Запастагыларны хәрби җыенга чакыру турында указ имзаланды: ирләр 12 айга китәргә мөмкин
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Запаста торган Россия гражданнарының бер өлеше быел традицион рәвештә хәрби җыеннарга чакырылачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте. 

«Запаста булган гражданнарны <...> 2023 елда Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә, дәүләт саклау органнарында һәм Федераль иминлек хезмәте органнарында хәрби җыеннар узу өчен чакырырга карар итәм», – диелә документта. Ул хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Ил хөкүмәтенә һәм төбәкләрнең башкарма хакимият органнарына хәрби җыеннарга чакыру һәм аларны үткәрү белән бәйле чаралар үткәрүне тәэмин итү йөкләнгән. Документ ике пунктны үз эченә ала. Указ рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керә.

Россия Федерациясе законнары нигезендә, резервта булган хәрбиләр өчен җыеннарның дәвамлылыгы гадәттә ике айдан артмый. Гадәттә, аларга повесткалар елына бер тапкыр җибәрелә. Шул ук вакытта запастагы гражданин хәрби хезмәттә 12 айдан артмаган вакыт дәвамында була ала.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100