Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Запастагы полковник: «Фронтка бүген ак маскировка халатлары кирәк»

Казанның Мәрҗани мәчетендә, фронтка ярдәм йөзеннән, яшеренү комплектлары ясарга керешкәннәр. Бу эшкә волонтерлар да кушылган, әлеге юнәлеш районнарга да таралырга өлгергән. «Интертат» журналисты маскировкалар ясау эшен өйрәнеп кайтты.

news_top_970_100
Запастагы полковник: «Фронтка бүген ак маскировка халатлары кирәк»
Лилия Заһидуллина

«Фронттагы бөтен техникабыз яшел төстә, аны капларга маскировкалар кирәк»

Мәрҗани мәчетендә мине бу эшне ай ярым элек башлап җибәрүче кеше – Эльмира Ханиева каршы алды. Эльмира 2 ел мәчеткә мөнәҗәтләр ансамбленә йөргән, музыкаль белеме бар. Махсус хәрби операция башлангач, яшеренү челтәрләре белән кызыксына башлаган, аны Интернеттан үзлектән өйрәнгән.

Аннары, уйлашып, бу эшне мәчеттә оештырып җибәргәннәр, социаль челтәр аша дөньяга таратканнар. Нәтиҗәдә, халык көн саен капчык-капчык челтәр күтәреп килә башлаган, аларны ятьмәгә үрергә теләк белдерүчеләр дә артканнан-арткан.

– Мәрҗани мәчетенә килеп кенә йөри идем, монда бернинди вазыйфа да биләмим. Бу эш өчен акча җыйганым юк, – дип башлады сүзен Эльмира Ханиева. – Хәзер көздән кышка күчү чоры бит. Бөтен техникабыз яшел төстә. Кар яуса, ул бөтен яклап күренәчәк. Шуңа күрә егетләребезне, БТР һәм КамАЗларны каплау өчен яшеренү комплектлары кирәк. Алар шулар белән капланып, хәрби биремнәрне үтәүләрен дәвам итәр.

Әлеге комплектларны күпләп һәм тиз җитештерәсе иде. Безнең өчен бу – яңа эш, украиннар аны 2014 елдан бирле ясый инде.

– Эш башлаганда нинди кыенлыклар туды? – дим.

– Башта халыкка «ак тукымаларның барысын да җыябыз» дип игълан иттек. Алар безгә киҗе-мамык, челтәр – бөтенесен рәттән китерде. Шуннан соң бу эш өчен синтетика гына кирәк икәнен аңладык.

Беренче комплектыбыз авыр булды, андыйны хәрби хәрәкәт урынына илтеп җиткерергә, күтәреп йөртергә дә җайсыз. Ул юешләнгән очракта тиз кибә торган, җиңел булырга тиеш. Шуңа күрә хәзер халыктан иске челтәрләрне генә кабул итәбез. Аның көзге – көрән төстәгесенә, кышкы – агына ихтыяҗ бар.

Эльмира Ханиева

Фото: © Лилия Заһидуллина

– Материалларга кытлык бармы?

– Әлеге комплектларны ясау өчен ике төрле материал кирәк. Беренчесе, әйткәнемчә, челтәр тукыма. Анысын халык өеннән алып килә, биредә 6-8 см калынлыктагы тасмаларга кисәбез. Икенче һәм төп материал – ятьмә. Аның шакмагы дүрткә дүрт үлчәмле, җепнең калынлыгы 1,2 мм булырга тиеш.

Кармак бавыннан – лескадан ясалганы туры килми, чөнки салкында ярыла. Бүгенге көндә без файдалана торганы – спорт челтәре. Аны спорт кибетләре 40 данә биргән иде, тагын булырмы, белмим. Бәлки, капроннан эшләнгән мондый ятьмәләр балыкчыларның чормаларында аунап ятадыр, алар да әйбәт булыр иде. Бу ятьмәне ясау җаен белгән кеше хәбәргә чыкса, мәчеттә башка волонтерларны да өйрәтеп, мастер-класслар үткәрер идек.

– Комплектларны нинди үлчәмдә ясыйсыз?

– Танкка – 6га 12, КамАЗга 6га 20 метр үлчәмендәгесе кирәк. Әмма андый зурларны монда ясарга җайсыз. Шуңа күрә 3кә 6 метрны нигез итеп алдык. Шундый җиде комплект ясап җибәрдек инде, тагын 15не әзерләп куйдык. Зуррак кирәк икән, егетләр берничә модульне берләштерә ала. Шулай ук бу челтәрләр һәр солдат өчен аерым да кирәк. Киләчәктә андый төрләрен дә ясыйсы булыр...

– Волонтерларга кытлык юкмы?

– Мәчеттән кеше өзелми. Ватсап, Телеграм чатлар аша белдерүләр тараттык, кешеләр килә дә ярдәм итә. Мәктәп балаларыннан алып  олы яшьтәге апаларга кадәр теләк белдерәләр. Бер көнне хәтта 9з кешелек гаилә килде. Шуларның 8е – рус милләтеннән, кияүләре генә татар. Мәктәптәге сыйныф җитәкчеләре дә, патриотик тәрбия дип, укучыларын алып киләләр. Бүген менә кадет мәктәбеннән 7нче сыйныфларны көтәбез.

Кичә төшкә кадәр – Теләче, төштән соң Питрәч районыннан килеп, өйрәнеп киттеләр. Аңарчы Яшел Үзән булган иде. Бездә тәҗрибә туплап, үзләрендә дә шушы эшне оештырып җибәрерләр, – диде Эльмира Ханиева.

«Волонтерлар иртәнге 8дән кичке 9га кадәр эшли»

Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән дә сөйләшеп утырдык.

Ансар хәзрәт Мифтяхов

Фото: © Лилия Заһидуллина

– Хәрби операциядә булып кайткан солдатлар анда нәрсә кирәк икәнен әйттеләр. Яшеренү комплектларын ясау идеясе шуннан барлыкка килде. Беренче челтәрне ясый башлагач, башкарып чыга алмабыз, булышучылар җыелмас, дип шикләнгән идек. Әлхәмделилләһ, хәзер мәчеттә берьюлы ике челтәр ясау мөмкинлеге дә бар.

Иртәдән кичкә кадәр телефоным тынмый. «Без ничек ярдәм итә алабыз? Челтәрләрем бар, туганнарымнан да җыям әле. Йон оекбаш, бияләйләр бәйлим, аларны да китерергә мөмкинме?» – дип шалтыраталар.

Бер районнан мөхтәсиб шалтыратып, бу эшчәнлек белән кызыксынды. «Хәзрәт, без дә кешеләр җибәрә алабызмы?» – ди. «Аның авырлыгы юк, үзегездә дә оештыра аласыз. Барысын да аңлатырбыз», – дидем.

– Бу комплектлар кемнәрнең кулына барып ирешә? Адреслы тапшыру бармы?

– «Алга», «Тимер», «Барс» батальоннары шалтыратып сорады. Кайбер журналистлар: «Мөселманнарга гына җибәрәсездер?» – дип сорый. Юк, мөселманнарга гына түгел, кирәк дип тапкан бөтен солдатлар өчен ясыйбыз.

– Әлеге эш өчен акча җыю оештырмадыгызмы?

– Акча сорау дөрес түгел, дип саныйм. Әмма тәкъдим итүчеләр булса, нәрсәләр кирәк икәнен әйтәбез. Акча биргән очракта, кешенең күңелендә: «Ярдәмем барып җиттеме икән?» – дигән шик калырга мөмкин. Әйберләтә алып килсәләр хәерлерәк, дип уйлыйм.

Хәзер иң авыры – ятьмәләр табу. Ә челтәр тукыма китерүчеләр күп. Волонтерлар да өзелми, иртәнге 8дән кичке 8ларга кадәр килеп эшлиләр. Бер көнне бер апа килгән, сөйләшеп киттек. «Кызымның баласын карарга Чаллыдан килдем. Кызым эштән кайтты да, бераз булса да ярдәм итим, дип килдем», – ди. Башка шәһәрдән бер көнгә кунакка килгән кеше дә ярдәм итә, диюем. Ул 2 сәгать телевизор карап ятса да сүз әйтеп булмый бит. Ләкин ярдәм итү теләге кешенең күңелендә була, – диде Ансар хәзрәт.

«Оныгым мобилизациягә эләкте»

Волонтерларны күзәтәм. Бөтенесе олы яшьтәге апалар. Кемдер беренче сәгатен эшли, кемдер бишенче тапкыр килгән... Нишләптер, руслар күбрәк иде, арада 2-3 кеше белән генә татарча аралаша алдым.

 

Фото: © Лилия Заһидуллина

– Арытамы? – дип барып бәйләндем берсенә.

– Арыта, иелеп эшләргә кирәк бит. Гел аяк өстендә, – диде Халисә Кәримова. – Моны бәйләргә өйрәнү авыр түгел. Бүген 8дә килгән идем, 3 сәгать эшлим инде. Көнгә 3-4 сәгатьләп эшләп була әле. Ләкин бу эшне яхшы итеп оештырырга кирәк. Бер ятьмәгә ике яклап 4әр кеше басып эшли. Ике сеткага барлыгы 16 кеше кирәк, дигән сүз. Икенче челтәр буш тора әле, әнә. Кеше күңел белән килгән, волонтерларны куәтләп алырга кирәк.

Халисә апаның бирегә икенче мәртәбә килүе икән. «Иртәгә дә киләм», – дип калды.

83 яшьлек Әминә апа челтәрләрдән тасма кисеп маташа иде. Аның эше белән дә кызыксындым.

 

Фото: © Лилия Заһидуллина

– Бу урын турында танышларымнан ишеттем. Мәрҗани мәчетендә шундый эш оештырылган икән, телевизордан күрдек, диделәр. Оныгым мобилизациягә эләкте, Воронеж өлкәсендә булырга тиеш. Әлегә хәбәре юк. Үткән атнада бер минутка гына шалтыратып, «Мин исән-сау!» – дип әйткән. Үзем Павлюхин урамында яшим. Өйдә бабаем да бар, намазга кадәр генә эшлим дә кайтырмын инде. Алайса югалтыр, – диде Әминә апа.

Марина Григорьева монда бишенче мәртәбә икән, аңа 66 яшь.

– Үзәктә яшим, бу урын миңа уңайлы. Биредә күп кеше белән танышырга өлгердем инде. Әлеге катлаулы ситуациядә барыбызга да яхшы күңелле булып калырга, бер-беребезгә карата явызланмаска иде, – диде ул.

«Фронтка маскхалатлар кирәк – бу төп проблема»

Соңыннан Казан танк училищесы профессоры, запастагы полковник Юрий Кудрявцевның фикерен сорадым. Күп кенә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кеше буларак, ул да фронтта кыш көне маскировкаларга ихтыяҗ зур булуын аңлатып бирде. Әле үзе дә шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция барган җирләрдән әйләнеп кайткан икән.

Запастагы полковник Юрий Кудрявцев

Фото: © Лилия Заһидуллина

– Украинада кыш җылы, кар ява да эреп бетә. Җил көчле. Шуңа күрә анда бу сезонда саргылт, соры таплары булган маскировкалар кирәк. Донецк буенча гына да хәзер шушындый 15ләп челтәр кирәк, әле башка төбәкләр күпме... Ул комплектлар гомерләрне коткара бит. Аларны каплагач, солдатны эзләп табу кыенрак.

Аннан, тылда оештырылган бу эш психологик яктан да көчле. Волонтерлар аны чын күңелдән бирелеп, үз куллары белән ясый. Карап чыктым, барысын да дөрес эшлиләр.

– Фронтка хәзер тагын ниләр тегәргә кирәк?

– Фронтка хәзер миллионлаган маскхалатлар кирәк – бу төп проблема. Ягъни һәр солдатка табигать төсендәге аерым кием дигән сүз. Гадәти формалар хаки төсендә бит, ул җәйге төс санала. Хәзер кышка кереп барабыз, димәк, ак маскхалатлар кирәк. Әфганда хезмәт иткәндә сары маскхалат кидек, ул ком төсенә туры китереп эшләнгән иде.

Бүгенге шартларда бер маскхалат кимендә 2 атнага җитәчәк. Аны бала комбинезоннары кебек итеп тексәләр әйбәт, асты-өсте аерым икән – тагын да шәбрәк. Ул күп гомерләрне коткарачак, – диде полковник.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100