«Занзибарда ял иткәндә чебен тешләгән». Нәни кыз гел йоклый һәм ашаудан баш тарта
Пермьдә яшәүче баланы цеце чебене тешләп, куркыныч паразитлар йоккан дип фаразлыйлар.
Пермьдә ике яшьлек кыз бала тәүлегенә 20 сәгать йоклый башлаган. Хәзер сабыйны Мәскәү табиблары тикшерәчәк. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Гаилә ноябрьдә экзотик илгә ял итәргә бара. Занзибардан кайткач, 2 яшьлек Еваның хәле кисәк кенә начарлана. Ул һаман калтырана, аппетиты бетә, бала гел йоклый. Гыйнвар аенда баланы хастаханәгә салалар. Биредәге табиблар диагноз куя алмый, башта сабыйның бу халәтенең сәбәбен аңламыйлар.
Сабыйның арка миеннән сыеклык алып тикшергәч, анда куркыныч паразитлар — трипаносомалар булуы ачыклана.
Табиблар анасы белән сөйләшкәч, баланы цеце чебене тешләгән һәм паразитлар шул чакта кергән дип фаразлый. Авыру билгеләре дә охшаш — йокы авыруын шул трипаносомалар барлыкка китерә икән. Бу авырудан интеккән кешеләр хәлсезләнә, гел йоклый, ашаудан баш тарта һәм һәлак булырга да мөмкин.
Әлегә биредәге табиблар ачык кына нәтиҗә ясамаган. Диагнозны раслау өчен анализлар ясарга кирәк.
Сабыйны анасы хастаханәдән алып киткән, алар Мәскәү табибларына мөрәҗәгать итәргә җыена, диелә бу хәбәрдә.