Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Занзибарда коточкыч янгын чыккан кунакханәдә Башкортстан кешеләре дә булган

Кунакханәләрнең берсе бөтенләй янып беткән һәм ишелгән.

news_top_970_100
Занзибарда коточкыч янгын чыккан кунакханәдә Башкортстан кешеләре дә булган

16 гыйнварга каршы төндә Танзаниянең Занзибар утравында биш йолдызлы TUI Blue Bahari кунакханәсендә янгын чыга. Биредә Башкортстан туристлары да була. Туристлар тәрәзәләрдән чыгып котылу җаен таба. Тик кайсыбер әйберләрен алып чыга алмыйлар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Видео кадрларында шартлау тавышы, кешеләрнең курыкканы ишетелә. «Шырпы кебек яна, биредә бар да саламнан», — ди шаһитлар.

Шаһитлар сүзләренчә, кунакханәләрнең берсе бөтенләй янып беткән һәм ишелгән, икенчесе өлешчә генә янган. Россия кешеләрен башка кунакханәләргә күчергәннәр.

TUI Blue Bahari Zanzibar кунакханәсе Пвани-Мчангани авылында, Занзибарның төньяк-көнчыгыш яр буендагы Кивенгв комлыгы янында урнашкан. Биредә 157 номер булган, диелә хәбәрдә.

Бина берничә сәгать эчендә бөтенләй янып беткән. Бу турыда «Вести» каналы шаһитларга сылтама белән хәбәр итте.

«Занзибарда кунакханәдә янгын булды. Ул безнең кунакханәгә дә күчте. Анда төзелеше эшләре бара иде, кыска ялганыш булгандыр, төгәл белмим. Кешеләр өсләрендә ни бар — шул килеш йөгереп чыкты. Түбәләр бик җиңел яна торган материалдан, шулар янды. Без төнге өчтә тавышка уяндык. „Руслар, уяныгыз“, — дип кычкырды хезмәткәрләр. Башта аңламадык, уен дип торабыз, ишекне ачкач, яна торган өйләрне күреп алдык», — дип сөйли бер шаһит.

«Гид белән сөйләшкән идек, «кунакханәгә барып, әйберләребезне алырга теләсәк, үз акчабызга такси яллап барырга диде. Комлыкка кызынырга барасы булса да такси яллыйсы. Бу 70-100 доллар, барасы да озак», — ди тагын бер турист.

Танзаниядә Россия илчелеге белешмәсе буенча, безнең ил кешеләреннән мөрәҗәгатьләр килмәгән. Ял итүчеләр барысы да урамга чыгып өлгергән. Алар янгынны телефон камерасына төшереп торган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100