news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Зәңгәр шәл» спектакле Халыкара фестиваль лауреаты булды

news_top
«Зәңгәр шәл» спектакле Халыкара фестиваль лауреаты булды
Фото: «Татар-информ»

Кичә Дәүләт Кремль Сараенда XI Халыкара «Добровидение» халык җырлары фестиваленең Гала-концерты узды. Илнең төп сәхнәсендә төрле илләрдән иң яхшы халык җырларын башкаручылар, әйдәп баручы фольклор төркемнәре һәм данлыклы солистлар җыелды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Гала-концертта Камал театрына «Зәңгәр шәл» спектакле өчен «Ел премиясе» бирелде. Бүләк тантаналы рәвештә актерлар – Ришат Әхмәдуллин һәм Рәйхан Габдуллинага тапшырылды.

  • «Зәңгәр шәл» Камал театры сәхнәсендә 100 ел бара торган спектакль. Ул Кәрим Тинчурин режиссерлыгында 1926 елның 20 декабрендә сәхнәгә чыгарыла. Әсәрнең татар театрында якынлыча 6-7 куелышы булган, режиссерлар арасында Ш.Сарымсаков, М.Сәлимҗанов һәм Ф. Бикчәнтәев бар.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар