«Fashion» ифтар - 2026: төсе, темасы, программа, төп таләпләр
Быел «Fashion» ифтар унынчы тапкыр үткәрелә. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында ифтар турында җентекләп сөйләделәр.
Кайчан: 14-15 март (ифтар үзе – 14 март)
Кайда: «Казан-Экспо» күргәзмә үзәге.
Төп төс: зәңгәр һәм күк төсе.
Тема: ирек
«Fashion» ифтар проекты авторы Җәннәт Минһаҗева:
«Быел Fashion ифтар татар гореф-гадәтләренә, татар мәдәниятенә багышлана. Темасы – ирек. Төсләре – зәңгәр һәм күк төсе. Быел дресс-код бу төсләргә 100 процент туры килергә тиеш, аяк киеменә карата гына андый таләп юк»
Оештыручылар сүзләренчә, быел «Fashion» ифтарда 1200гә якын хатын-кыз катнашуы көтелә. Сатуга барлыгы 600 билет чыгарылган, калган билетларны оештыручылар төрле оешмаларга, сәламәтлеге чикле хатын-кызларга һәм чараның партнерларына тараткан.
Чараны оештыручыларның берсе, эшмәкәр Радик Абдрахманов
«Матур, тәмле табыннар корылачак. Салатлар, аш, икенче аш, пироглар, камыр ризыклары була. Өстәлләрдә су, шулай ук хөрмәдән ясалган хәләл «кола» була. Соңыннан һәр кунакка бүләк тә биреләчәк»
Шулай ук, «Fashion» ифтарда кунаклар арасында Хаҗга юллама уйнатылачак. Ә иң актив волонтер Гомрәгә юллама ота алачак.
Биредә йөздән артык модель, дистәләгән дизайнер катнашында мода күрсәтүе дә булачак, ярминкә оештырылачак.
Чарада Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина һәм Мелек чыгыш ясый.
Икенче көн
15 мартта, чаралар «Millennium Panorama» кунакханәсендә 11:00 – 17:00 сәгатьләрдә узачак.
Биредә Мәскәү дәүләт университетының Креатив индустрияләр үзәге, Татарстан Дизайнерлар берлеге һәм мода индустриясен үстерү институты спикерлары катнашында лекторий була. Әлеге лекцияләргә керү бушлай, тик алдан теркәлергә кирәк. Шулай ук, монда ярминкә, хәйрия өстәлләре була.
«Җеп» күргәзмәсе
Быел «Fashion» ифтар кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда 10-31 мартта татар милли костюмына һәм аны бүгенге көндә яңача интерпретацияләүгә багышланган «Җеп» экспозициясе эшләячәк. Проектның кураторы – Җәннәт Минһаҗева.
«Җеп – нәсел, гаилә белән, гомумән, бер-беребез белән бәйләнеш. Һәм бу күргәзмә аркылы минем милли киемнең ничек үзгәргәнен күрсәтәсем, татарлар моны кигән яки кимәгән дигән уйдырмаларны юкка чыгарасы килә. Әлеге индустрия үзгәрә, тормыш та үзгәрә. Безнең дизайнерлар киемне хәзер кешеләр кия алырлык итеп үзгәртә. Иң мөһиме: бу яшьләрне җәлеп итә», – дип сөйләде Җәннәт Минһаҗева.
Күргәзмә дүрт тематик блокка бүленгән:
«Җеп. Еллар аша» – музей фондларыннан традицион костюмның чын элементлары;
«Җеп. Форма» – дизайнерларның эшләрендә милли эстетиканы заманча интерпретацияләү;
«Җеп. Баш киемнәре» – формаларны чагыштыру аша үткән белән бүгенге көн арасындагы диалог;
«Җеп. Куллар һәм һөнәрләр» – һөнәрчелек традицияләре: букчалар, аяк киемнәре, заманча дизайнда Казан тегү традицияләре һәм декоратив техникалар.
Проектта республика брендлары һәм дизайнерлары катнаша: Бюро Бану, Луиза Скипина, Qayna, Your Yool, Данияр, Айгөл Сәләх, Сәхтиян, Гүзәл Хәиб, Дасаев, Matrushke, Lusi.