Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замша аяк киемен ничек чистартырга?

Замшадан эшләнгән аяк киемнәре киеп йөрергә яратучылар белә - аны даими рәвештә чистартып торырга кирәк.

news_top_970_100
Замша аяк киемен ничек чистартырга?
Замша - дымны яратмый торган материал. Су аның бөтен рәвешен бозарга мөмкин. Әгәр замша сапоги, ботинкаларга кара ябышып калса, яңгыр тисә, ул урында эзләр хасил була. Бигрәк тә караңгы төстәге замшада кар, су эзе ачык күренә. Юлларга сибелгән химик матдаләр кар белән аяк киеменә дә утыра. Нәтиҗәдә, яраткан сапогиларны чыгарып ыргытырга туры килә.

Начар һава шартлары тәэсиреннән саклау өчен, замша аяк киеменә махсус спрей сиптерергә була. Юлга чыгар алдыннан яңгыр, кар, тузан ияртми торган составлы матдә белән эшкәртүнең файдасы булырга мөмкин.

Салгач та, мондый аяк киемен махсус резина щетка белән чистартырга һәм киптерергә кирәк. Тапларны бетерү өчен бераз гына кер юу порошогы салынган җылымса су кулланырга була. Артык чылатмыйча гына юып, салфетка белән киптереп калдыру хәерлерәк.

Аш серкәсе (уксус) эремәсе дә замшадагы тапларны чистарту өчен кулланыла. 5 аш кашыгы суга 1 аш кашыгы аш серкәсе салып ясалган эремәне файдаланып карагыз. Шуннан соң һичшиксез салкын су белән чайкап куярга кирәк. Әлбәттә инде, киптерү шартын онытмагыз. Аяк киеме эченә кәгазь тутырып, бүлмә температурасында, җылыткыч приборлардан ерактарак киптерү хәерле.

Кайбер очракларда гади бетергеч тә замшадагы тапларны бетерергә мөмкин.

Замша төсен яңарта торган махсус төсле спрей куллану аяк киеменең хезмәт итү вакытын озынайта.

Шуны истән чыгармагыз, замша "сулый" торган материал. Аны полиэтилен белән томалап сакларга ярамый. Картон тартмаларда, тукымадан ясалган пакетларда, эченә кәгазь кебек әйбер тутырып саклагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100