news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәповадан тавык ите белән тутырылган татлы борыч рецепты

news_top
Зәмирә Рәҗәповадан тавык ите белән тутырылган татлы борыч рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә тутырылган борыч пешерү рецепты белән уртаклашкан.

Ингредиентлар: татлы борыч, тавык түше, 1 помидор, 150 грамм каты сыр, 4-5 тәлгәш петрушка, тавык өчен тәмләткечләр, 1-2 тырнак сарымсак, 3 аш кашыгы 20 процентлы каймак.

Өлгергән борычларны уртага бүләргә, эчен чистартырга.

Помидорны кайнар суга салып торырга һәм кабыгын алырга. Аннары шакмаклап турарга. Шулай ук тавык итен дә турарга.

Аннары эчлек өчен барлык ингредиентларны кушып болгатырга һәм борычка тутырырга. Духовкада әзер булганчы пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар