Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәповадан рассольник рецепты

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәповадан рассольник рецепты
Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кышка рассольник ясап куярга тәкъдим итә.

«Кышын бик уңайлы. Әзер шулпага бәрәңге һәм бер банка расоольник салып җибәрәсең. Тагын да тәмлерәк булсын өчен, «охотничьи» колбасасын кыздырып салам. Бик тәмле була», – дип язган ул.

Ингредиентлар: 250 грамм арпа ярмасы (перловка), 250 мл су, 60 мл үсемлек мае, 60 мл 9 процентлы аш серкәсе, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 1 кг кыяр, 750 грамм помидор, 450 грамм кишер, 450 грамм суган, 5-6 дәфнә яфрагы, түгәрәк кара борыч.

Ярманы су үтә күренмәле булганчы юарга, аннары салкын суда калдырырга. Ул бүрткәндә помидорның кабыгын чистартырга, аны шакмаклап турарга яки блендер белән вакларга.

Барлык ингредиентларны бергә кәстрүльгә салып болгатырга. Аннары су, тоз, шикәр комы, дәфнә яфрагы, түгәрәк борыч салып болгатып куярга, яшелчәләрнең согы чыксын өчен 10 минут көтәргә. Кайнап чыккач сүрән утта 30 минут пешерергә, төбе көймәсен өчен болгаткалап торырга кирәк.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырырга, салкында сакларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100