
Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова социаль челтәрдәге сәхифәсендә бакча җиләгеннән джем ясау рецепты белән уртаклашкан.
Ингредиентлар: 2 кг җиләк, 1,5 кг шикәр комы, 20 грамм агар-агар, 50 мл су, 1 бал кашыгы лимон кислотасы.
Эш тәртибе:
- Җиләкне вакларга һәм шикәр комы кушарга. 30 минут кайнатырга, күбеген җыярга.
- Агар-агарга су салып, бүртергә калдырырга.
- Җиләк массасына агарны салып, 5 минут кайнатырга.
- Әзер массаны коры банкаларга салырга һәм тимер капкач белән ябарга.