Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәповадан әдәби сүзлекләрдә беркайчан да бастырылмаячак русча-татарча тәрҗемә

news_top_970_100
Замирә Рәҗәповадан әдәби сүзлекләрдә беркайчан да бастырылмаячак русча-татарча тәрҗемә
Солтан Исхаков

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә әдәби сүзлекләрдә беркайчан да бастырылмаячак русча-татарча тәрҗемә төзегән. Әлеге «сүзлек»не сезгә дә тәкъдим итәбез. Бәлки, Замирә ханым белән килешүчеләр байтактыр.

«Важная персона – уф, үләрсең, әлләкем;

Устал – эт булдым;

Посмотри получше – күзеңә күкәй үсмәгәндер бит;

Важный гость – кирәкле кишер яфрагы;

Доброе утро – тор, әбит бит инде;

Целеустремленный – киребеткән;

Спасибо за ваши советы – к..не өйрәт;

Сочувствую – әйттем бит мин сиңа;

Не может быть – әллә дивана инде;

Не переживай – б.к та булмас;

Перекур – чәй эчәбезме;

Не стоит этого делать – кеше көлдермә;

Я крайне удивлен – бәттәч икән;

Плохой человек – хайван;

Опаздываю – хә, килеп җитәм;

Быстро – эт сигәнче;

Очень много – муеннан;

Ты не ушибся – шул кирәк сиңа;

Гуляет – трай тибеп йөри;

Не мешай мне – теңкәмне корытма әле;

Далеко – җәһәннәм тишегендә...» – дип язган журналист һәм бу тәрҗемәне дәвам итәргә кушкан.

Замирәнең виртуаль дуслары үзеннән бер дә калышмаганнар. Телебезнең күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләренә бай икәнен тагын бер кат исбатлап, «сүзлек»не рәхәтләнеп дәвам иткәннәр.

Араларында: «Плохая песня – эт сөяккә барган көй», «Рано утром – әче таңнан», «Пойдем спать – иртәгә кишер бәйрәме түгел», «Пойдем – җәмиләңне җәеп утырма», «Не опаздывай – дөньяңны онытып йөрмә», «В упор не видит – күзле бүкән», «Не обманывай – бөгештермә, печтермә», «Щедрый – ыштансыз» кебекләре бар.

Фото: Замирә Рәҗәпованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100