Зәмирә Рәҗәпова мәрхүмә Резидә Шәрәфиеваның авыруы белән кызыксынучыларга җавап биргән

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова шушы көннәрдә вафат булган җырчы Резидә Шәрәфиеваның чире белән кызыксынучыларга җавап биргән.
«Дуслар, хәерле көн! Әйтмичә булмый, кичәдән бирле миңа бик күп сораулар килә. «Резидәгә нәрсә булган? Кайсы җире авырткан, кайсы җирендә булган? Күптән булганмы?» – дип язалар.
Беләсезме, дуслар? Әгәр, Резидә теләсә, бу хакта ул үзе сөйләгән булыр иде. Ә ул әйтмичә, сабыр гына, тыйнак кына, шушы авырлыкны якыннары белән күтәреп китеп барган икән – бу аның теләге. Зинһар сорамагыз, язмагыз, төпченмәгез. Ник кирәк ул? Мин шул әйберне бер дә аңламыйм.
Нинди максат белән сорыйсыз? Кызыксынуыгызны басар өченме? Бу – гайбәт дип атала. Шулкадәр ачуым килә, я берәр ярамаган сүз әйтеп, күңелегезне төшерермен, дип куркам. Ямьсезләнмичә, теләсә нәрсә сорамыйча гына, Резидә Дамир кызы рухына дога кылыгыз. Менә шул булыр әйбәт эш», – дип сөйли ул.