
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова «Күрештер» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
«Миңа соңгы арада төрле авторлар җырларын тәкъдим итә. Әнә шундыйлар арасыннан Дилбәр Исламованың «Күрештер» дигән җыры күңелгә кереп калды. Башта бик игътибар бирмәдем, тыңладым да куйдым. Аннары аның сүзләрен көн буена кабатлап йөрдем. Һич телдән төшми. Димәк, күңелгә керде, дигән сүз. Авторның рөхсәте белән бу җырга алындым. Ничек соң?» – дип яза ул.
«Зәмирә, кеше җырламаган җырлар җырлыйсың. Бик матур репертуар. Алда җырланмаган җырларың күп булсын», «Көтәбез бу җырны», «Бик матур, мәгънәле җыр», «Шулкадәр уңган-булган инде сез», – дип хуплаганнар аны.
«Бер кояш астында йөрибез,
Син мине, мин сине күрмибез.
Каршыңа атламый беребез,
Элеккеге танышлар үзебез.
Әй язмыш, язмыш,
Юри бер
Күрештер син безне,
Күрештер...»