news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова яңа тапшыру белән телевидениегә кайта

news_top
Зәмирә Рәҗәпова яңа тапшыру белән телевидениегә кайта
Фото: © «Татар-информ» архивы

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруы берничә ел элек ябылган иде. Хәзер ул «Туган тел» телеканалында яңа тапшыру алып бара башлый.

«Тиздән «Туган тел» телеканалында яңа тапшыру, яңа проект – Зәмирә Рәҗәпова белән «Утырыйк әле бүген кич». Түгәрәк өстәлләр артында – түгәрәк әңгәмә. Тамашачыны ни борчый? Эстрада дөньясы ни хәлдә? Моң бармы? Җырга кем хуҗа? Тапшыруны сишәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә карый аласыз», – дип хәбәр итте ул социаль челтәрләрдә.

Тапшыруның анонсыннан күренгәнчә, аның беренче кунаклары – Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Әнвәр Нургалиев, Зифа Нагаева, Ләйлә Галиева һәм башкалар булган. Шулай ук социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Зәйнәп Фәрхетдинова да бу тапшыруга баруы турында язды.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 март 2026
    Исемсез
    Замиря, бик матур кирякле проект алып барабыз. Бугенге кендя бик тя кирякле сорауларга да вап эзлисез. Артистларнын сяхнядя узлярен то у культурасы тубян дяряжядя. Кубесе адяби тел белян сэйли белмиляр, чыгып кычкыралар, акыралар. Ярым шаря киеняляр, татар хатын кызларына гына Хас матурлыкны курсятя белмиляр. Алля министерство да утыручылар шуны курмилярме? Хания Фархи, Альфия апалардан да пример ала белмиляр. Уку йортларында этика, эстетикага внимание бирмилярме? Без укыганда укытучылар узлярен ничек рамка да тотарга тиеш икянне эйрятяляр иде, хазерге артистлар урамнан кергян кебек, культура дигян нарся бетенляй юк, шуныда проектында кутят але,
  • 6 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Бик яхшы. Көтәбез!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар