Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: «Үз башыннан узган кеше генә кесарево белән бала табу газапларын белә»

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова: «Үз башыннан узган кеше генә кесарево белән бала табу газапларын белә»
социаль челтәрләр

Популяр алып баручы Зәмирә Рәҗәпова апа булган – сеңлесе бәби алып кайткан. Зәмирә шатлыгы белән уртаклаша һәм үзенең дә бәби тапкан вакытларын искә төшерә.

«Тагын апа булдым, племянник туды. Сеңлекәш яза: «Ничек түздең, 3 кесарево бит синең. Коточкыч бит бу», – дигән.

Камилә тугач, бер акыллысы: «Монысын да үзең тапмадыңмени, тагын җиңел котылгансың икән», – дигән иде. Нишләптер, безнең халык кесарево белән бала табуны санга сукмый. Кызык инде, әйеме, кесарево белән сиңа икенче кеше табып бирә булып чыгамы инде?

Үз башыннан узган кеше генә әлеге юл белән бала табуның газапларын белә шул… Умыртка баганасының урта бер өлешенә укол кадыйлар, берничә минуттан күкрәктән аскы өлешне сизми башлыйсың. Анестезиологтан соң эшкә акушер-гинекологлар керешә. 7 кат кисем ясала, бала яткан плацентага барып житкәнче. Авыртуны тоймасаң да, хәлләр шәптән булмый операция вакытында. Күңел болгана, баш әйләнә, аяклар таш кебек, селкетәсе килә, ләкин кымшанып булмый, эчтә нәрсәдер казыналар.

Бала өчен дә борчыласың, чөнки операция аның өчен дә – зур стресс. Әле баланы алгач та, шактый түзеп ятарга кирәк, 7 кат ямау салалар.

Иң күңеллесе реанимациядә, наркоздан чыкканда башлана. Бер ярты сәгать теш тешкә тими калтырата. Миңа һәрчак яхшы шәфкать туташлары туры килде. Кат-кат одеялларга төрәләр, бөтен тән дер-дер калтырый. Ярты сәгать тартышып ятканнан соң, корсактагы яра үзен сиздерә башлый. Ялгыш, онытылып, гәүдәңне, бигрәк тә бил тирәсен кузгалтсаң, бетте баш, пычак белән кисеп җибәргәндәй авырта.

Селкенергә дә куркып яткан арада, 4-5 сәгатьтән соң, табиблар ян-якка борылып ятарга куша. Уф, үзем язам, үземнең эчләрем жу итә. Тагын бераз яткач, торып, бәдрәфкә барырга кушалар. Монысы иң авыры да инде. Бер тапкыр баштан узгач, кот очып көтеп ятасың, кайчан торгызырлар микән, дип. Үзәк өзгеч сызланулар белән баштан торгызып утырталар, аннары шундый ук газаплар белән бастыралар. Аякны күтәреп атлап булмый, чак шудырып, стеналарга ябышып атларга тырышасың. Баш әйләнә, күңел болгана... «Нык жиңел», кайберәүләр әйтмешли.

Баланы күрү турында сүз дә юк, әлбәттә. Өстәвенә, «үтерический» тамак ача. Операция булгач, тәүлек әйләнәсе ашамыйсың бит, ач карынга ясыйлар операцияне. Аннары да бик ашарга ярамый, аз-азлап, сыек ризык.😕Палатага чыгаргач та «рәхәт» тормыш дәвам итә. Кыскасы, монда – рәхәтнең бер өлеше генә әле. Аның кайтавазы әле дә сиздерә», – дип, үзенең әни булган вакытларын искә алган Зәмирә Рәҗәпова.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 сентябрь 2024
    Исемсез
    Исэнмесез,Зэмирэ! Югалттым бит сезне,Язмыш бетте,йотубта юк коонэр буе сезне карый идем.Эдэми зат кызык инде,операция ничек жинел булсын.Эле Алиягэ (Ришат бичэсе) иренэ балансы узен табып бирмэден дип язалар,ул кешелэрнен балалары бардыр бит,может килен или кызга туры Килер ул хэлэт.Азрак уйлап сойлэшергэ кирэк.Ничеккенэ булмасын балаларыгызны исэн САУ устерегез,таза САУ булыгыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100