news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова Түбән Камадагы мәктәп директорларына: «Улымны 11 сыйныфка алыгыз әле»

news_top
Зәмирә Рәҗәпова Түбән Камадагы мәктәп директорларына: «Улымны 11 сыйныфка алыгыз әле»
"Татар-информ" архивы

Зәмирә Рәҗәпова олы улы Аязга Түбән Камада мәктәп эзли. Аны «Нефтехимик» хоккей клубына алганнар, шул сәбәпле, хәзер ул Түбән Камага күченәчәк. Хәзер алар «Нефтехимик» сараеннан ерак булмаган мәктәп эзлиләр, чөнки Аязга бик еш тренировкаларга йөрергә туры киләчәк.

«Аның математикадан гына бер «дүрт»лесе бар. Калган фәннәрдән «биш»ле. 11нче сыйныфка барабыз. Тәртипле, низагларда катнашмый, яхшы, матур. Бәлки минем язылучыларым арасында мәктәп директорлары бардыр, алыгыз әле, зинһар өчен», – дип язган танылган алып баручы.

«Ник мин 11нче сыйныф укучысы түгел», – дип көрсенеп куйган бер туташ.

«2нче гимназия», «3нче мәктәп», «38нче мәктәп», «Адымнар», – дип язган ярдәм итәргә теләүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар