news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова «ТНВ»га кайту турында: «Анда мине көтеп торалар, дип уйламыйм»

news_top
Зәмирә Рәҗәпова «ТНВ»га кайту турында: «Анда мине көтеп торалар, дип уйламыйм»
Фото: © «Татар-информ», архив

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрләрдә үзенең язылучыларының сорауларына җавап биргән.

Аннан: «ТНВ»га кайтырга уйламыйсызмы?» – дип кызыксынганнар.

«Менә ул турында бер дә уйлаган юк. Икенчедән, анда мине көтеп торалар, дип уйламыйм. Мин бер нәрсәне яхшы беләм, мин – профессионал. Мескенләнеп, сиңа караганда күпкә булдыксызларга ярарга тырышып йөрүгә караганда, үз-үзеңә ышану, тамашачы мәхәббәтен тою – күпкә «текәрәк» статус. Мин «ТНВ»га 22 яшьтә килдем, ул әле оешмаган да иде. Шунда үстем, шунда ныгыдым, профессионал буларак җитештем, мин бик рәхмәтле аңа.

«ТНВ»ның үсешенә дә минем өлешем керде дип саныйм, чөнки дистәләгән проектлар өстендә көн-төн эшли идек. Әлбәттә, аны күрүче дә, белүче дә булмады. Минем архивта бер генә рәхмәт хаты да, бер генә грамота да юк!!!! Нинди хезмәт куйганны Сабитова Наилә Нургалиевна белә, чөнки нигездә әдәби-музыкаль программаларны без бергә эшли идек. Күз алдыгызга китерегез: тәүлек буена эшләүче өр-яңа каналның эчтәлеген булдыру күпме хезмәт таләп итә. Ул чакта Миләүшә Айтуганова коточкыч зур эш алып барды бу юнәлештә», – дип җавап кайтарган ул язылучысына.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 декабрь 2025
    Исемсез
    Зәмирә, рәхмәт сезгә чын күңелдән бирелгән җавапларыгыз өчен. Сездәй намуслы кешеләр 10% кына, ә инде уйлаган уегызны курыкмыйча әйтеп бирә алучы батырлар 1% кына!
  • 27 декабрь 2025
    Исемсез
    Зэмирэ!Сез алып барган :Эй язмыш,язмыш тапшыруын бик яратып карый идем.Сезнен хезмэтегезне бик югары бэялим.Рэхмэт сезгэ!10 ел элек безнен авылыбызга кайтып бик матур клип эшлэгэн идегез Этнэ районы Мэржэн авылын тарих битлэренэ матур клибыгыз б-н кертеп калдырганыгыз эчен без сезгэ бик рэхмэтле.мин ул вакытта авыл клубында эшли идем.Чишмэ буендагы матур истэлеклэребез авылдашларым эчен бик зур хэтирэ булып саклана.Сезне безнен авылыбызга алып кайткан Голнара Габидуллинага,сезгэ олы рэхмэтемне белдерэм!Кайда гына эшлэсэгездэ сезгэ ижат унышлары,гаилэ бэхете телим!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар