Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова кайбер атказанган артистларны тәнкыйтьләп: «Мин күпкә яхшырак җырлыйм»

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова кайбер атказанган артистларны тәнкыйтьләп: «Мин күпкә яхшырак җырлыйм»
Александр Эшкинин

«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруы алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова татар эстрадасында мактаулы исемнәрне теләсә кемгә өләшүләренә борчылуын белдергән. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә җырлаган видеосын куйган һәм болай дип язган:

«21 ел элек мин үзем өчен алып баручы һөнәре сайладым. Җырлауга караганда матуррак сөйлим дигән фикергә килдем. Турысын әйткәнгә гафу итегез, әмма мин кайбер атказанган артистларга караганда әйбәтрәк җырлыйм.  Әгәр дә миңа хитлар авторы Айдар Тимербаев җырлар язса, аранжировкаларны заманча татар эстрадасының даһие Марат Мухин ясаса, миннән ярыйсы гына җырчы чыгачагына иманым камил.

Әмма сүзем башка нәрсә турында. Мөмкинлекләремне арттырып бәялим дип уйламагыз, бүгенге татар эстрадасын күзәтеп кенә шулай фикер йөртәм. Әгәр дә мин Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев кебек татар җыры мэтрлары чорында яшәсәм, банкетларда җырларга да җөрьәт итмәс идем. Чынлап.

Бүген бер атказанган артистның сәхифәсенә юлыктым, әлеге постны язу идеясе шуннан соң барлыкка килде. Әлеге җырчының атказанган исеме булуы турында социаль челтәрдәге сәхифәсе аша гына белдем. Лентада аның башкаруындагы җырларны да табып алдым. Куркыныч русча акценттан кала берни дә юк. Мин профессионал түгел, килешәм, әмма һөнәрем минем ишетү сәләтемемне үстерде. Әгәр дә шушы көннәрдә «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруын төшергәндә бернинди шикләнүсез килгән кунагымны Татарстанның атказанган артисты дип атамаган, ә ул исә мине андый исеме булмавын әйтеп бүлдермәгән булса да бу кадәр үк гаҗәпләнмәгән булыр идем әле. Әлеге кунагым – искиткеч тавыш иясе, күпләрнең яраткан җырчысы Дәниф Шәрәфетдинов. Чагыштырып  карау өчен атказанган артист Филүс Каһиров һәм шушы аз гына да тавышы булмаган җырчыны да алырга була. Кыскасы, сез мине аңладыгыз», – дигән Зәмирә. 

Сәхифәсен укып баручылар да Зәмирә белән килешә, әлеге исемнең бәясе һәм кыйммәте төшү турындагы фикерләре белән уртаклашканнар. Кайберәүләренең әлеге «атказанган» җырчының исемен беләселәре килгән.  Зәмирә исә ачыктан-ачык кемне дә булса кимсетмәячәге турында искәрткән. 

«Дөрес әйтәсез, кайбер җырчыларның 2-3 җыры бар, анысы да матур итеп бизәлгән. Акчаң булса, син барысын да булдыра аласың. Җырчылар күп, ә чын мәгънәсендә җырлый белүчеләр аз. Бармак белән генә санарлык. Билгеле һәр җырчының үз тамашачысы бар. Кемгәдер моңлы җырлар ошаса, кемгәдер ыбыр-шыбыр җырлар кирәк», – дигән берсе. 

«Җырласыннар тыңлаучысы булгач, тик ни өчен әлеге исемнең һәм аны лаеклы йөртүчеләрнең кыйммәтен төшерергә?» – дигән аңа каршы Зәмирә. 

«Сүз Динара Рәхимова турында түгелме икән?» – дип сораган берәү. 

«Андый җырчыны белмим, ул да атказанганмы?» – дип сорауга сорау белән җавап биргән Зәмирә. 

«Азалия Зиннәттер бу, мин дә шаккаттым аңа андый исем биргәннәренә. Җиде елга бер җыры чыккандыр», – дип фаразлаучылар да булган.  

«Бик дөрес язгансыз. Хәзер фонограммага ике җыр җырлыйлар һәм халык исеме алалар. Минем абыем Габдулла Рәхимкуловка халык артисты исемен үләр алдыннан бирделәр. Аны белгән кешеләр тавышын беркем белән бутамыйлар. Табигатьтән килгән моң, күкрәктән чыккан тавыш. Табып тыңлап карагыз, чагыштыргысыз, бернинди Элвин Грейлар, Азалияләр якын да тормыйлар», – дигән комментарий да бар.  

Ә бер укучысы Зәмирәнең үзенә бәйләнер сәбәп тапкан.

«Ничек инде сез тапшыру кунагы турында мәгълүмат җыймыйча, аның язмышын республика халкына бәян итәсез?» – дигән ул. 

«Менә шулай эшләп ятабыз инде, «7 дней» тапшыруыннан соң икенче урында барабыз әлегә»», – дигән Зәмирә. 

«Рейтингны ничек тә күрсәтеп була, сыйфат кирәк бит әле», – дип әйтүчегә ул: «Сез яхшырак беләсездер рейтинглар ничек ясалганны. Мин начар журналист булып чыгам инде алайса», – дип җавап кайтарган. 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 7 ноябрь 2023
    Исемсез
    Эйе без куп нэрсэлэр белэн килешмибез, тэнкыйтлибез, яманлыйбызда, ярар хэзер заманы шундый бит дип тогэллэп куябыз. Русча эйтсэк равнодушно без хэзер
  • 5 май 2022
    Исемсез
    Кызганыч, шушыңа ошаган күренеш әдәбиятта да бар. Куплетлар сырлаган ( Язган, дип әйтә алмыйм) кешене шагыйрь, дип сөйли башлыйлар, телевидениегә чакрып әңгәмә үткәрәләр һәм башкалар. Ә аларны тыңласаң, бераз тәҗрибәсе булганнарга да күренә: Күбесендә мәгънә дә, фикер дә, хәтта, ритм - рифмасыз, җөмләсе дә дөрес төзелмәгән. ( Ритмсыз шигырьләрнең башкачарак таләпкә буйсынганын аңлый да алмыйлар алар) . Интернетта үткәрелгән бәйгеләргә килсәк тә, " лайк " санына карап нәтиҗә ясыйлар да, шуңлыктан, күпкә яхшырак язган авторлар аста кала. Чөнки, сер түгел, лайк сыйфатка карап тупланмый. Туганнар, танышлар өя инде аны, күп авторлар, кешенең үзенә язып: " Миңа куй әле,"- диләр. Шулай булгач, бәйгеләрдә нинди гадел нәтиҗә булсын ди???!!! Менә шундый каләм ияләренә " Шагыйрь " дип әйткәч, ничек күңел әрнемәсен. Китап чыгару өлкәсендә дә бик күп җанны тырнаган әйберләр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100