Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәповага язылучылары биргән сораулар арасында «Намаз укый башлагач тормышыгызда үзгәрешләр булдымы?» дигәне дә бар.
«Намазны тормышны үзгәртү өчен укымыйлар. Намаз ул – бурыч, фарыз гамәл. Ә үзгәрешләргә килгәндә, безнең тормыштан, йорттан хәмер китте. Юк-юкта, бәйрәмнәрдә, компания өчен бер бокал кызыл шәраб элек бар иде. Макс та кунаклар белән салыштыра иде. Менә соңгы 3 елда без бу гамәлне туктаттык. Макысым өйдә булган эчемлекләрне чыгарып түкте», – дип җавап биргән ул.
