Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә сорауларга җавап биргән. Язылучылар журналистның олы улы Аяз белән кызыксынган. Ул хоккей белән шөгыльләнү сәбәпле, Түбән Камага күчте. Хәзер шундый укый һәм яши.
«Аязның очрашып йөргән кызы бармы? Өегезгә алып кайтканы бармы?» – дип сораган берәү.
«Миңа билгеле булганча, кызы юк. Кызны, өйләнергә уйлагач кына өйгә алып кайта, дип килештек. Шулай ук, бу 7-8 елдан да иртәрәк булмаячак, дип тә килештек», – дип җавап биргән үсмер егетнең әнисе.