Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова өч баласын, ирен калдырып ялга киткән

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова өч баласын, ирен калдырып ялга киткән
Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге битеннән

Журналист, танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова, гаиләсен калдырып, дус кызлары белән Истанбулга киткән.

«Элек дус кызларым белән 3 көнгә башка илгә барып кайту, кибетләрдә йөрү – миңа матур фильм сценарие кебек иде. Эш бары тик акчада гына икән...

Мин үзем ир белән ял итү яклы. Әмма дус кызлар белән ял итүнең дә үз уңай яклары бар. Мисал өчен, матур киштәләр янында туктап калганда, беркем дә тартып алып китми. Киресенчә, алар киеп карарга мәҗбүр итә, «бу кием синдә булырга тиеш» дип үгетли. Рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкин. Кызлар белән ял итүнең тагын бер зур плюсы бар, алар бер-берсен рәхәтләнеп фотога төшерә. Яткан, утырган, йөргән, йөрмәгән килеш, якыннан, ерактан, күмәк фото, бергә селфи, аерым селфи, акчарлаклар, крендел белән, аннан башка, алдан, арттан, кырыйдан, астан, өстән...» – дип язган ул.

Үзен ял итәргә җибәреп, балалар белән калырга риза булган тормыш иптәшенә дә рәхмәт әйтергә онытмаган Зәмирә.

«Сөеклем, мине сәфәргә җибәргәнең өчен рәхмәт. Өч баланы, иремне калдырып, дус кызларым белән ялга китеп баруыма күпләр шакката. Монда шаккатырлык әйбер юк. Мин әниләре булсам, ул – әтиләре. Мин бит аларны чит абзый белән калдырмаган, үз аталары. Балалар алдында безнең вазифаларыбыз тигез.

Алар әйбәт кенә яшәп ята. Камиләгә прическа ясау гына килеп чыкмый бугай. Балаларга аталары белән калу ошый да әле. Кичә Данил: «Бүлмәне җыештырырга, теш чистартырга һәм кулларны юарга мәҗбүр итүче юк», – диде.

Хәзер минем ир-атлар аудиториям мине гаепләр, әмма мин барыбер әйтергә батырчылык итәм. Кадерле хатын-кызлар,  кайвакыт өйне, балаларны һәм ирне калдырып, дус кызлар белән хатын-кызлар энергиясе туплар өчен каядыр барырга кирәк. Менә күреп торырсыз, өйгә ял иткән, яхшы әни һәм ирен сагынган хатын кайтачак», – дип, башка нәфис затларны да әйдәләгән ул.

«Булгансың да инде үзең. Кулыңнан утлар оча, телеңнән мәрҗәннәр тәгәрәп төшә, матурлыгыңнан күктәге ай көнләшә, язганыңны гел укыйсы килеп тора. Бәхетле була күр, балакай. Хатын-кыз бәхете, гаилә бәхете ташламасын, яман күзләр тия күрмәсен»;

«Бер елны 3 баланы, малларны калдырып, Әстерханга киттем. Нык елап утырганнар, дисезме? Ага! «Әни, тагын берәр җиргә барып кайт әле, әти белән рәхәт иде, диләр», – кебек комментарийлар калдырганнар.

«Синең кадереңне әйбәтрәк белә башлыйлар, син булмагач, дөньяның яме бетә бит ул» дип язучыга «Бер дә беткәнгә охшамаган, рәхәтләнәләр» дип җавап язган алып баручы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 апрель 2023
    Исемсез
    👍👍👍🙏🙏🙏🙏🙏💐💐💐💐💐💐🥰
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100