Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәпова: «Мондый хәлгә калган юк иде әле...»

news_top_970_100
Замирә Рәҗәпова: «Мондый хәлгә калган юк иде әле...»
"Татар-информ" архивы

Танылган алып баручы, режиссер, журналист Замирә Рәҗәпова үзе белән булган көтелмәгән хәл турында виртуаль дусларына сөйләгән. Бактың исә, Замирә ханымның Яңа ел каникулларында ял итә-ял итә, үзе әйтмешли, «башы киткән»... Машинасына бензин салырга оныткан, хәтта ул көннәрне бутый башлаган.

«Җәмәгать, мин 17 ел диярлек «за рулем», име. 1996 елда машина йөртү таныклыгы алган идем, бераз соңрак машинага утырым. Ләкин моңа кадәр минем белән мондый хәлнең булганы юк иде әле. Әйтергә дә оят, минем ягулык бетте, күз алдыгызга китерәсезме... Мин хәзер трассада юл уртасында торам... Уф, җәмәгать… Башта мин 5 минутлап шок хәлендә утырдым. Аннары Макска (ире Максим. – авт.) шалтыраттым, ничек мин шулкадәрле игътибарсыз, ничек шулай булдыра алганым турында тыңладым. Аннары ул миңа: «Сиди, жди!» – диде. Менә хәзер утырам, көтәм.

Мондый хәлгә калган юк иде әле, кәнишне. Ну бу дөньяда һәр нәрсә дә беренче тапкыр буладыр инде. Әйдә, ярар, исәнлек булсын, әйе бит.. Кыскасы, сүзем шул, машинагыздагы бензин багын карап йөрегез. Болай кызык түгел...

«Елның иң яхшы машина йөртүчесе» номинациясендә премия бирегез миңа, яңа ел каникулларын «отменять» итсәгез дә ярый, алайса бөтенләй юлдан яздым. Татар халкында шундый мәкаль бар бит әле: эт корсагына сары май ярамый, дигән. Шул очрак инде бу. Ял итәргә ярамый миңа. Өч көн ял иткән идем – «баш китә» башлады. Башта машинаны «заправить» итәргә онытканмын бит инде, әле алай гына да түгел, бүген иртәнге 9.30да мин маникюрга барырга тиешле кеше идем, анда да бармый калдым. Йоклап та калмадым, югыйсә. Ни өчен дисәгез, мин бүген 3 гыйнвар, дип йөрим, ә бүген 4есе икән инде. Әйтәм бит, миңа гел эшләп торырга, гел тонуста булырга кирәк. Өч көн ял итеп, дөньялар буталды. Әле бүген кунаклар да килергә тиеш иде. Болай утырып, мин кайтканчы, кунаклар килеп җитәр, мөгаен», – дип сөйләгән Замирә сторисларында.

Видео: Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100