Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова мәктәптә укытучыга каршы әйткәнен искә төшергән

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова мәктәптә укытучыга каршы әйткәнен искә төшергән
"Татар-информ" архивы

«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова балачакта мәктәптә үзе белән булган күңелсез хәл турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

«Авылда мәктәптә укыган вакыттагы бер эпизод истә калган. Бер укытучы мине, нишләптер, яратмый иде. Дәрес саен бер сәбәп табып кыерсытуда иде бар эше. Югыйсә, начар да укымый идем. Активист, җырлыйм, биим, сөйлим. Бер олимпиададан, конкурстан калмыйм. Шулай бер вакыт дәрестә кемнең нинди хыялы бар – шул турыда сөйләшәбез. Чират миңа җитте, мин инде канатланып сөйләгәнмендер инде шунда… Шул вакыт укытучы апа шаркылдап көлеп җибәрде.

«Син, бозау караучы (әни берара мал комплексында бозаулар карады) кызы, кая үреләсең?! Син шул авыл башына, әниең янына бозау карарга менсәң генә инде», – диде ул.

Минем күздән яшь бәреп чыкты, гарьләнүдән түгел, әнине кызганудан. Әни иртәнге сәгать 5тә торып (Башкортстан вакыты, ә Мәскәү вакыты белән 3.00), йорттагы мал-туарны карап, салкында җәяүләп фермага бозаулар карарга менеп китә. Арып, силос белән сенаж исенә батып кайтып керә. Ә бу – җылы класста, җитмәсә, үзенчә мыскыл итә. Шунда мин аптырап калмадым: «Минем әни мәктәпкә төшеп «Башкортстан культурасы» фәнен укыта ала, ә менә сез бозау карый алмыйсыз», – дидем.

Әй тузынды, әй дулады, «әниең белән кил» дип куып чыгарды. Әни эштә, дәү әни белән килдек. Бу апаң сөйләп бирде мин әйткәнне генә, ә үзе әйткәннәрне сөйләүне кирәк санамады. Өйгә кайткач, әнидән укытучыга каршы дәшкән өчен тагын эләкте. Сине якладым, дип әйтеп торам.

«Мин эштән оялмыйм, синең тәрбиясезлегеңнән оялам», – диде шунда. Ул чакта әнигә аптыраган идем. Хәзер аңлыйм!

Шулай да әнине яклап дөрес эшләгәнмен бит? Күп тә үтмәде әни клуб мөдире булып эшли башлады. 30 ел Башкортстан мәдәниятенә хезмәт итте», – дип балачак хатирәсе белән уртаклашкан ул.

Журналист белән виртуаль дуслары килешкән. «Укытучыгыз бик тә тәрбиясез кеше булган икән», «Дөрес әйткәнсең, Зәмирә», «Укытучыны яхшы тәрбияләгәнсең», «Кечкенә генә булсаң да, син укытучыдан күпкә акыллырак булгансың», «Ул укытучы сезне хәзер «күрә» микән? Дөнья тәгәрмәче басып китмәде микән үзен?», «Дөрес җавап биргәнсең», – кебек комментарийларны бихисап калдырганнар.

«Ул укытучы исәнме? Үзенең балалары кем булды икән?» – дип сораучыларга «Исән, балалары турында әйтә алмыйм», – дип җавап биргән Зәмирә Рәҗәпова.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 6 февраль 2023
    Исемсез
    Справедливость только у Аллаха! На сильного сильнейший найдётся! Радуйтесь за человека!
  • 5 февраль 2023
    Исемсез
    Бөтен кеше тормышында да андый хәлләр, күңелсез истәлекләр була инде ул. Ләкин аның бөтенесен дә искә алып утырмыйсың. Зәмирә моны нинди максаттан искә алды икән? Укытучысының мәгънәсез булуын күрсәтер өченме? Әйе, укытучылар да төрле була. Әллә үзенең кечкенә чакта ук акыллы булуын күрсәтер өченме? Икенчеседер, мөгаен. Зәмирәнең комментарийларында гел мактану, үзен әллә кемгә кую билгеләре ачык сизелә. Аларны укыган саен миндә канәгатьсезлек хисләре уяна. Мондыйлар бер мин генә түгелдер дип уйлыйм. Ә теге укытучы... Ул Зәмирәнең кечкенәдән үк шундый мактанчык, үзен әллә кемгә куя торган икәнен сизгәндер, аны үз урынына утыртыр өчен әйткәндер бу сүзләрне дигән фикер калды миндә. Дөрес эшләгәнме, юкмы-анысы икенче мәсьәлә. Ә әнисе Зәмирәнең, чыннан да, бик акыллы хатын икән. Кызганыч, кызы гына үзенә ошамаган...
  • 5 февраль 2023
    Исемсез
    Алдагы комментарийны теге укытучы явган ахыры
  • 5 февраль 2023
    Исемсез
    МИН БУ ХАТЫННЫН МЭГНЭСЕЗ БУЛУЫН БЕРНИЧЭ ЕЛ ЭЛЕК БЕЛЭМ, ТАПШЫРУЫН ДА КАРАМЫЙМ, ЧОНКИ ТАПШЫРУ ВАКЫТЫНДА ШУНДЫЙ ЯМЬСЕЗ ЭЧТЭЛЕКСЕЗ СОРАУЛАР БЕЛЭН УТЫРА ИНДЕ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100