news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова концертта булган кызык хәл турында: «Зал ах итте!»

news_top

Алып баручы, җырчы Зәмирә Рәҗәпованың концертта, нәкъ сәхнә уртасында таеп егылганы бар икән. Әлеге вакыйга турында кызык итеп ул «Күңел» радиосының «Тор шоу» тапшыруына кунакка килгәч сөйләгән.

Артист сүзләренчә, кызык хәл Уфада Ризван Хәкимовның концертында булган.

«Концерт бара. Ике яктан сәхнә артында төтен чыгара торган машиналар эшли һәм шулардан линолеумга конденсат аккан. Ризван абый җырлап бетергәч, сәхнәгә чыгып бара идем, конденсатка аягым таеп китте. Сәхнә уртасында гөрселдәп барып төштем. Зал ах итте. «Шулхәтле эшебезне яратабыз инде. Егыла-егыла эшлибез», – дип көлдем.

Шуннан соң җырларга Ризван Хәкимовның кызы Альбина Хәкимованы чакырдым. Альбина чыгып килә инде патшабикә кебек. Нәкъ шул урында Альбина да барып төште. Монысында инде халык эче катканчы көлә башлады. «Кайсыгызның күзе каты, җәмәгать?» – дип сорадым. «Егыла-егыла да эшләмәгәч аны», – дип, кызыкка борып җибәрдек», – дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар