Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәпова: «Кешегә ничек тә ярап булмый...»

news_top_970_100
Замирә Рәҗәпова: «Кешегә ничек тә ярап булмый...»
Солтан Исхаков

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә балачактагы бер самими хатирәсе турында язган.

«Мин кечкенә чакта, дәү әнинең мендәр каплый торган челтәрләрен ыштан җыймасына кыстырып итәк ясый идем дә әй бөтерелә идем көзге алдында. Массажка-таракны микрофон итеп тотып, Казан телевидениесе күрсәткән концертлардагы җырчыларга кушылып, шулар булып... Зөлфия Шакирова, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимовалар...

Ә хәзер исә күлмәкләр дә челтәрле, ул буй җитмәслек җырчылар белән бер сәхнәләрдә эшлим... Ә ыштан бөрмәсенә дәү әнинең мендәр япмаларын кыстырып, теге «массажка»га җырлаган чак сагындыра.

Кешегә ничек тә ярап булмый...» – дип нәтиҗә ясаган Замирә һәм бүген бер кулына – чын микрофон, икенче кулы белән челтәрле ак күлмәгенең итәген тотып, «Вальс тающей снежинки» көенә бөтерелгән видеосын куйган.

«Дөрес, бик сагындыра бәләкәй чак, самими чак, мәшәкатьсез чак. Без әле, чәч озын булсын дип, башка колготка да кия идек, матур түфли урынына аякка бантик бәйли идек», «Үземне искә төшердем, мин дә шулай кыйланырга ярата идем», «Кечкенә чагында тизрәк үсәсе килә шул, үскәч кенә, эх, балачакка кайтып килергә иде, дибез», – дип, хатирәләре белән уртаклашканнар Замирәнең виртуаль дуслары.

«Искә алырлык матур мизгелләр бик күп, Замирә. Юклык белән рәхәт иде ул, кадерле иде», – дип комментарий калдырган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан да.

Кайберәүләр исә Замирәгә сокланып: «Курчак!», «Аккош сыман», «Мин сезгә һәрвакыт сокланам» ише җылы сүзләр ирештергәннәр. 

Замирә Рәҗәпованың шәхси аккаунтыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100