Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова иренә «мөнәсәбәтләр» тәкъдим иткән хатынга җавап биргән

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова иренә «мөнәсәбәтләр» тәкъдим иткән хатынга җавап биргән
Фото: Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова кеше гаиләсенә керергә теләүчеләрне аңламавы һәм аларны бу адымга нәрсә этәрүенә аптыравы турында язган.

«Шушы көннәрдә миңа Максым бер смс күрсәтте. Анда бер хатын аңа мөнәсәбәтләр тәкъдим итә, аны бик ошатуын яза. Бу хатынның минем структурада («челтерәвекле» бизнеста) менеджер булып эшләгән кеше булуы шаккатырды. Ул мине белә, минем белән аралаша. Карап торышка бик тыйнак, аның турында алай уйлап та булмый.

Ул Максның гаиләсе, балалары булуын белүе турында яза. Әмма аңа Макс ошый икән. Көчле аргумент шул. Мондый кешеләр нәрсә уйлап шундый юлга бара икән? Бәхетле буласылары киләме? Көнләшүме? Көнчелекме? Хайван инстинктымы? Бозыклыкмы? Нәрсә бу?

Ирем белән бер-беребезгә ышанабыз, безнең серләребез юк, телефонда, социаль челтәрдә дә парольләр юк.

Әгәр ир-ат җавап бирсә... Алай да булырга мөмкин, моннан беркем дә «сакланмаган». Шулай ук без дә. Бу нәтиҗә күпләр өчен катастрофа булачак. Уздык, беләбез. 15 ел узды, әле дә, искә төшкәндә, «каз тәннәре» чыга. Бар кеше дә зыян күрәчәк: ир, аның хатыны, балалар, ата-аналар – бер азгын аркасында күпме кеше травма ала. Аңа ошый икән…

Бу турыда язаргамы, юкмы, дип озак уйладым. Язарга булдым. Әгәр сез өйләнгән һәм кияүгә чыккан кешегә күз салгангансыз икән, миллион тапкыр уйлагыз. Зина кылучылар тәмугта яначак. Кисәтеп куям, киләсе юлы постны фото һәм паспорт мәгълүматлары белән куям. Мин моны булдыра алам. Тәмугтан ким булмаячак, минем белән бәйләнешкә керергә киңәш итмим», – дип язган ул.

«Бәхет тынычлыкны ярата. Сез үз тормышыгызны күп күрсәтәсез. Нигә? Бүген узып киткән, иртәгә алай булмаска мөмкин. Бүген ул җавап бирмәгән, әмма сихер дигән нәрсә бар, аннан беркем дә сакланмаган»;

«Әйе, Зәмирә, шундый оятсызлыкны белгән кеше эшли дә. Җәһәннәм уты андыйларга. Әле ирләре дә бардыр. Ахырзаман»;

«Бу – көнчелек. Андый хатын-кызлар күп»;

«Зәмирә, кисәттегез. Мин шунда аның фотосын куяр идем, башка кешенекенә кызыкмасын өчен яхшы булыр иде. Андыйлар бәхетсез һәм гомер буе шундый булачак та»;

«Бик яшь күренә шул ирегез»;

«Молодец, Зәмирә, вакытында койрыгын өздең. Дөрес сүзләр, хатын-кыз беренче булып ябыша ул, хатын китертмәсә, ир кеше килми ул»,– кебек төрле комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 сентябрь 2024
    Исемсез
    Умные женщины не лезут в чужую жизнь. Им просто не нужна чужая жизнь, чужие мужья, они не считают чужие деньги. Лезут т...... бабы, у которых, по сути, ничего в своей жизни не получается. А хочется всего и сразу. Вот и прут, как танки думая, что им будет счастьеха-ха-ха думая, что это ТУ дуру можно бросить, у неё увести, ее предать а со мной так не будет. Монда ин моһиме Максыгыз сезгә эйткэн👍Эх, язышырга иде тагы берничә көн, сойләп бетерсен иде узнең тормышын, эле ире бардыр ул хатынның, рәхәтләнсен иде яманлап. Андыйларга бит кеше ире алтын булып куренә😂Сез Макс бн империя тозедегез - БЕРГӘ! Перепискаларын бетерсә дә, аны бит сотовый компаниядән алырга була😂эле Максыгызны чупрэк дип битэрлэргэ дэ куп сорамаслар, сезгэ смскаларын курсэткэн өчен😔
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100