Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: «Иремне карт бабайга алмаштырыргамы?»

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова: «Иремне карт бабайга алмаштырыргамы?»

Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдә үзенә киңәш бирүчеләр турында язган.

«Сезне тыңласам, мин:

– иремне карт бабайга алмаштырырга тиеш;

– миллион керем ала торган бизнесымны «приличный» эшкә алмаштырырга тиеш;

– улымны хоккейдан алып шахматка бирергә (бу очракта мин килешәм, ләкин миннән тормый);

– 3 катлы йортымны җимереп, бер катын гына калдырырга, чөнки картайгач уңайлы була;

– «Мерс» машинасын Россиянекенә алмаштырырга, әлегә соң түгел, имеш. Аннары запас частьлар булмаячак;

– Тагын 50 кг ябыгырга, аннары юкка чыгарга. Гомумән, бөтенләй күздән югалырга тиеш;

Яратам сезне, сез минем кәефемне күтәрәсез», – дип язган танылган алып баручы.

Зәмирә бу хакта язып, башкаларның да кәефен күтәргән.

«Мин эчем катып көләм. Шулкадәр дөрес фикерләр язасыз бит сез», «Үзләренең берни эшлисе килми, ә киңәш бирәләр», «Кайберәүләргә Зәмирә хәтле булдырырга һәм булырга кирәк», «Әй, көнләшмәгез әле, Зәмирә апа булдыра», – дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 декабрь 2022
    Исемсез
    Инде бу шул чаклы мактану була микян.. Аллагашокер дия белмиляр мерседес һавадан оча мени соң и аллам хаерче баемасын.. Иҫерек айнымасын сойляп тя биряляр..... 😀😀😀😀😀😀
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100