Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова ире турында: «Ул – минем улым! Иң кечесе!»

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова ире турында: «Ул – минем улым! Иң кечесе!»
Фото: Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган алып баручы, журналист Зәмирә Рәҗәпованың ире Максның яшь булуы күпләргә тынгылык бирми. Зәмирә социаль челтәрдә икесе төшкән фото куйса, «сезнең белән янәшә ирегезме, улыгызмы» дип сорау биреп күңеленә тияләр. Ул хейтерларга үткен җавапларын язып тора, бу юлы да «чәпегән».

«Комментарийларда язуыгызча, мин яшь түгел, димәк, зирәк хатын-кыз. Минем җавабым сезне канәгатьләндерер дип уйлыйм.

Әйе, ул – минем улым! Иң кечесе, һәр төнне минем белән генә йоклый һәм ими кабып кына!

Карт ирләр белән яшәүче яшь, матур, зифа буйлы хатыннар, мин сезгә җавап бирдем һәм сезнең әхлакый карашларыгызны тынычландырдым дип уйлыйм. Тагын сорауларыгыз бармы?» – дип язган ул.

Хейтерлар чыннан да тынычланган бугай, комментарийларда «мин сизмим дә яшь аермагызны» дип язучылар шактый, шулай ук Зәмирәнең җавабы күпләрнең кәефен күтәргән.

«Кая язалар аны, син карт та, ирең яшь, дип?» кызыксынучыларга «Максым белән икәү төшкән фотолар астына» дип юнәлеш биргән журналист.

«Синең белән ирең йокламыйдыр»: Зәмирә Рәҗәпованы карт дип кимсеткәннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 февраль 2024
    Сирень
    Синен кебек булырга эле ул конче хатыннарга
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100