news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова гаиләсендә шатлык: «Ниһаять, бу көн килеп җитте»

news_top
Зәмирә Рәҗәпова гаиләсендә шатлык: «Ниһаять, бу көн килеп җитте»
социаль челтәрләр

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова белән музыкант Максим Куприянов гаиләсе шатлыклары белән уртаклаша. Алар бизнес-класслы торак комплексында фатир сатып алганнар.

«Ниһаять, бу көн килеп җитте! Менә безнең йортыбыз! Әле монда төзелеш өстендә төзелеш. Һәм без бүген фатирыбызның ачкычын алырга килдек», – дип сөйләгән сторисларында Зәмирә. Йорт, чыннан да, төрле уңайлыклар белән. Мәсәлән, аның подъездында да ял итү зоналары, бәдрәфләр бар.

«Әлеге фатирны без өлкән улыбызга сатып алдык. Икенчесен, Аллаһ теләсә, икенче улыбызга алачакбыз. Мин фатир арендалап торуның да, ипотека түләүнең дә нәрсә икәнен беләм. Үз балаларыма андый киләчәк теләмәс идем», – дигән Зәмирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар