Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәпова: «Элек мин көлә идем... Хәзер көлке түгел, йөрәк даруы эчәм...»

news_top_970_100
Замирә Рәҗәпова: «Элек мин көлә идем... Хәзер көлке түгел, йөрәк даруы эчәм...»
"Татар-информ" архивы

Танылган алып баручы, журналист Замирә Рәҗәпованың олы улы Аяз хоккей уйный, ул – капкачы. Спортның әлеге тармагына ничек кереп китүләре, тән җәрәхәтләре алулары, нинди кыенлыклар кичерүләре турында Замирә ханым шәхси аккаунтында язган.

Балаларын хоккейга яисә спортның башка төренә йөртүче, яисә йөртергә җыенучы, яисә икеләнүче әти-әниләр колагына журналист язганнар файдалы мәгълүмат булыр.

«Мин хоккейны яратмый идем.

Аязга 2 яшь булганда, ул бер носкиен аягыннан салып, шуны йомарлап, шайба ясап, минем уклау белән сугып, фатирдагы бөтен ачык ишекләргә кертә иде дә: «Гоооо!!!!» – дип кычкыра иде. Ә мин көлә идем.

6 яшьләрендә ул барыбызга да «капка»га басарга куша башлады, дәү әнисенә бигрәк тә күп эләкте. Әле хәзер дә дәү әнисе: «Аязның беренче «тренер»ы мин», – дип көлә. Гол кертә алмаса – елый, юри керттерсәк тә, ошамый иде. Мин көлә идем.

Аңа 7 яшь тулгач, мин, иртәнге сәгать 5тә торып, аны боз сараена алып йөрергә мәҗбүр булдым. Бу вакытта мин инде көлми идем.

10 яшьләрендә ул капкада баса башлады, килеп чыкмый иде, җиңелүләр... Бер метрлы буйлы малайга командада уйнаучы башка балаларның кайбер әти-әниләре, хәтта, күзенә тутырып: «Ташла хоккейны, синең килеп чыкмый һәм чыкмаячак та», – дип әйткәннәре булды (кызганыч, кайчагында олы кешеләр дә нәрсә сөйләгәннәрен уйламыйлар шул). Аяз елады, үпкәләде, ләкин хоккейны ташламады. Мин аңа ярдәм итәргә тырыштым, ул чагында, тәгаен әйтәм, көлке түгел иде.

11 яшендә җитди җәрәхәтләнеп кайтты. Дәү әнисе минем бөтен колакларымны «чәйнәп» бетерде: «Бер кирәкмәгәнгә, ташласын, бу – эш түгел инде, харап була бала», – диде. Мин дәшмәдем.

Аңа 13 яшь тулгач, ул РФ чемпионатында уйнаучы командаларының «голкипер»ы иде. Мин матчлар алдыннан «валидол» эчеп куя башладым.

16 яше тулгач, аны яшүсмерләр хоккей лигасына (ЮХЛ) алдылар. Хәзер мин шул хоккей белән яшим!

Әгәр дә ул иртәгә: «Булды, ташлыйм хоккейны!» – дисә, спортның әлеге төренә һәм барлык тренерларга мин рәхмәтле генә. Нәкъ менә әлеге спорт төре безнең елак малайларыбыздан көчле рухлы, нык ир-егетләр тәрбияләде!

Р.S. Дөрес, Аяз карьерасына нокта куярга җыенмый. Ә киресенчә, хәзер иң кызыгы башлана гына төсле. Зур, авыр, кайвакытта гадел булмаган, нервыларны какшаткан хезмәт! Әй Ходаем, берүк үзең сабырлыклар, уңышлар һәм көч бир!» – дип язган Замирә ханым улы Аязның хоккей белән бәйле тормышы турында.

«Уңышлар Аязга. Мин капкачыларны бик кызганам», «Замирә, монда сезнең көчегез бик зур. Шуңа күрә Аяз – көчле егет», «Спорт шулай инде, җәрәхәтләрсез булмый. Алла ярдәм бирсен аңа да, әти-әнисенә дә», – дип язганнар Замирәнең виртуаль дуслары.

«Киемнәре ничә кило икән? Бигрәк авыр күренә», – дип кызыксынган берәү.

«Егерме тирәсе, дигән иде Аяз», – дип җавап биргән аңа Замирә.

«Замирә, ул шунда кереп киткәч, аны аннан чыгарып булмый инде. Мин үзем дә «Зилант» боз сараенда эшлим. 12 ел инде шул хоккеистлар белән яшим. Иртәнге 6да тренировкалары башлана балакайларымның. 2016, 2017 елгы балалар... Иртә таңнан килеп басалар. Жәлләп үләм шуларны. Тимераяклар кигәнче бигрәк кечкенәләр инде, кигәч, бераз зураеп китәләр...» – дип комментарий калдырган боз сараенда эшләүче Кадрия ханым.

Фото: Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 октябрь 2022
    Исемсез
    Кемгә кызык соң бу?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100