Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова якын кешесенең кайгысына багышлап җыр яздырган

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова якын кешесенең кайгысына багышлап җыр яздырган
Фото: © Александр Эшкинин, "Татар-информ"

Журналист, танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова якын кешесе үтенече буенча «Яра» дигән җыр яздырган.

«Бу җырны, моннан берничә элек, Казанда «Нур» театры гастрольләре вакытында ишеттем. Аны «Туй алдыннан» спектаклендә җырладылар. Шунда күңелемә кереп калды. Һәм мин аны борын астыннан гына гел көйләп йөрдем.

Моннан берничә ел элек якын кешем ирен югалтты, шалтырата да, «Зәмирә, җырла әле теге җырны»,– ди. Кая инде, җырлау булмый, елашу гына. Аның үтенече буенча яздырырга булдым.

Бик каты хөкем итмәссез дип ышанам», – дип тәкъдим иткән ул.

«Зәмирә, искиткеч. Һәр сүзне җиткереп, күңелгә тиде, үзе гади дә кебек, моңлы да, тавышың матур. Күпкырлы талант иясе син», – дип язган Ләйсән Мәхмүтова.

«Ләйсән, рәхмәт. Минем өчен җырчылардан бәя ишетү бик мөһим», – дип җавап биргән Зәмирә Рәҗәпова.

Бу җыр күпләрнең күңеленә үтеп кергән, күңел кылларын тибрәткән, елаткан да:

«Зәмирә, нинди ихлас башкарасың бу җырны. Моң агыла»;

«Бик матур килеп чыккан. Булганнан бар да була»;

«Бигрәк матур җыр! Бигрәк матур итеп җырлыйсың. Елаттың, Әллә ничә тыңладым, үкси-үкси еладым», – кебек күпсанлы комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 декабрь 2023
    Исемсез
    Кунелгэ шулхэтле утеп керерлек итеп башкарыла. Рэхмэт, замирэ,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100