Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: «Әллә дөрес, әллә дөрес түгел бу кыланыш, кем белсен»

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова: «Әллә дөрес, әллә дөрес түгел бу кыланыш, кем белсен»

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә балачак хатирәләренә бирелеп, язылучыларының да күңелен кузгаткан.

«Без бәләкәй чакта, авылның басу ягына бара торган юл өстендә пилорама бар иде. Без – әни, мин, сеңелкәш – көнаралаш пычкы чүбенә (опилка) алырга менә идек. Бик үк якын түгел, тулыр-тулмас 1 км чамасы. Опилканы мал астына җәяргә алып кайта идек. Бигрәк тә көз айларында, малларны абзарларга япкач, яңгырларда мал асты чиста булсын, дип тырыша идек. Уйлап карасаң, 1 капчык утын чүбе җиңел түгел бит ул. Әни безгә капчыкны күтәртеп җибәрә, әйләндереп аркага саласың, бөтен сеңерләр тартыла инде анда. Сигезлегә бөкләнеп, саз ерып, кайтуга таба юл тота идек. Атнасына 3 мәртәбә шулай.

Хәзер уйлыйм да исем китә. «Менә мин синең яшьтә печән чаба идем», «көянтә белән ике 10 литрлы чиләк белән су ташый идем», – дип, кайчак балаларны сүгәм. Әни тыңлап тора да: «Аллаһка шөкер, диген. Әллә син баланың шулкадәр авыр эш белән интегүен күрү җиңел дип уйлыйсыңмы?» – ди. Шул чак, әни моңсуланып китә. «Бигрәк аямаганмын инде сезне», – дип үзен битәрләп ала. Мин әйтәм: «Кая барасың, болай да дөнья йөген берүзең тарттың бит», – дим. Ул маллар шул безнең тамак тук булсын, өс-башыбыз бөтен булсын, югары белемебез булсын өчен асралган бит.

Хәзер исә гел иркәләнеп беттек. Кайчак, машина багажнигыннан ашамлык төягән пакетларны алып менү өчен, поселокка керү белән, Макска шалтыратам, янәсе, авыр, чыгып ал гараждан пакетларны. Әллә дөрес, әллә дөрес түгел бу кыланыш, кем белсен», – дип язган ул.

Балачак хатирәләре күпләрнең күңеленә тигән, ул вакытлар никадәр генә авыр булса да, сагынып искә алучылар бар. «Балачактан эшкә өйрәнеп үскәнбез», – дип тә язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100