Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: «4 кеше күңелемдә яра калдырды»

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова: «4 кеше күңелемдә яра калдырды»
Фото: Социаль челтәрләрдән скриншот

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова виртуаль дусларына күңелен ачкан.

«Күңелемдәгесе белән бүлешәсем килә. Бәлки, сезнең арада психологлар бардыр? Минем күңелемдә ниндидер таш бар, ул еш кына тамагыма төер булып тыгыла. Бу – үпкәләү дә түгел, дөресрәге, күңел кайту буладыр. Ни өчен?

Минем тормышымда 4 кеше бар, мин аларга бик күп яхшылык эшләдем. Башкалар эшли алмаганны эшләдем. Кемгәдер соңгысын бирдем. Хәтта бер кешегә ярдәм итү өчен министрга кадәр шалтыратырга туры килде. Әни әйтмешли, соңгы ыштанны салган чаклар булды. Аллаһ шаһит, болар барысы да чын күңелдән эшләнде, кешегә килгән авырлыкны җиңеләйтергә тырыштым. Мин яхшылык өчен түләүне сорарга хаклы түгел, болар барысы да – савап.

Әмма, вакыт узгач, бу кешеләрнең миңа яхшы мөнәсәбәттә булмавы сизелә башлады. Миллион тапкыр анализ ясадым. Ни өчен? Мин бит аларга бер зыян да китермәдем. Без конфликтка да кермәдек, талашмадык та. Хәзер мин үземне акламыйм, бәлки, мин, үзем дә сизмәстән, аларны үпкәләткәнмендер. Беребез дә фәрештә түгел.

Мин бу кешеләр белән берни булмагандай аралашуны дәвам итәм. 45 яшемдә бик күп нәрсәләр һәм андый кешеләр булды. Әмма бу 4 кеше күңелемдә яра калдырды. Мин хәтта моның ничек алай булганын белмим дә.

Кемнәр икәнен белергә тырышырга, үз вариантларыгызны язарга кирәкми. Алар арасында элеккеге ирем юк. Валлаһи!» – дип язган ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 сентябрь 2024
    Исемсез
    Мен тапкыр яхшылыклар эшлэсэндэ, бу кешелэргэ бер тапкыр юк, булдыра алмыйм, момкинлегем юк дип эйткэнсендер. Энэ шул бер тапкыр юк дип эйтуен мен яхшылыгынны юк итэ. Чонки алар гомер буе синнэн нэрсэдер тиеш дип уйлый.Бер тапкыр юк дигэнсен икэн, узен авырып улэргэ ятсанда, син начар булып каласын. Ул кешелэр синен яхшылыкларынны искэ дэ алмый, э сонгысын мэнге онытмый. Гамэл дэфтэренэ генэ языла шул андый гонахлар, бу донья да исэпкэ керми!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100