Зәмирә Рәҗәпова җыр яздырган. Тәүге җыры «Сандугач моңы» дип атала. Җырның сүзләрен Марат Кәбиров, көен Ризван Хәкимов иҗат иткән.
Сез бик күп тапкырлар сорадыгыз, мин вәгъдә иттем! Вәгъдә – иман! Яратырсыз, дип уйлыйм!
Ниһаять, бу көн җитте! Чыкты бу җыр! Бөтен мәйданнарда да бар. «Алиса»дан сорап, тыңлый аласыз… Рәхмәт мәхәббәтегез һәм хөрмәтегез өчен. Мин – җырчы булмаган кешегә сезнең теләктәшлек канатлар куя, – дип игълан итте ул иҗат җимешен. Бу җырны ул Башкортстандагы радиога да биргән.
«Сез берәү генә бу җырны матур итеп җырлыйсыз, исән-сау булыгыз!»;
«Бу җырны Зәмирәдән дә матур итеп җырлаучы юк, минемчә. Шул хәтле йөрәккә үткәреп җырлый»;
«Үзәкне өзә инде»;
«Бик яратабыз җырлавыңны, сөйләвеңне, гомумән, барлыгыңны»;
«Без Казахстанда, «ТНВ-Планета» каналыннан Сезне караганда, һәрвакыт соклана идек. Ул сездән башка бушады. Сез – талантлы, сөйкемле хатын-кыз, уңышлар. Миңа 73 яшь»;
«Булганнан бар да була», – дигән сүзләр язып калдырганнар Зәмирә Рәҗәповага.
Аны Зифа Нагаева да: «Афәрин, Зәмирә», – дип бәяләгән.
«Стартта сезнең җыр тора, Зифа апа. Ин шәәә Аллаһ», – дип, яңа җыр әзерләвен хәбәр иткән Рәҗәпова.